Депутатлар кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен өстәмә чаралар күрүне хуплый

2021 елның 10 марты, чәршәмбе, 13:16

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында республикада цифрлы трансформация концепциясенең ничек тормышка ашырылуы турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар һәм экспертлар бергәлеге вәкилләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесенең 2020 ел йомгаклары буенча хисап докладларын тыңладылар, шулай ук төбәкләрнең кайбер закон инициативаларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министрының беренче урынбасары Илья Начвин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының 2021-2024 елларга цифрлы трансформациясе концепциясе Стратегия-2030 ны нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән. "Цифрлы трансформация дәүләт институтларының конкурентлык сәләтен саклауның төп шартына һәм республика халкының икътисады, сәнәгате үсешенең һәм тормыш сыйфатын яхшыртуның төп векторына әверелә", - диелә Концепциядә.

Профильле министрлык бәяләвенчә, Татарстан кирәкле инфраструктураны булдыруның төп этабын уңышлы төгәлләгән, ул мәгълүмати технологияләрне дәүләт һәм муниципаль идарә процессларында һәм республика халкына һәм бизнеска хезмәт күрсәтүдә актив файдаланырга мөмкинлек бирә. Республикада 54 дәүләт һәм ведомство мәгълүмат системасы эшли, һәм алар «Ачык Хөкүмәт»кә актив рәвештә кертелә. Тикшеренү мәгълүматлары буенча, татарстанлыларның 87,8%ы өй шартларында «Интернет» челтәре ресурсларыннан даими файдалана, 87,6%ы кәрәзле телефонга ия, 44%ы хакимият органнары һәм социаль хезмәтләр белән электрон рәвештә эшли, 32%ы интернет сатып алулардан һәм онлайн-хезмәт күрсәтүләрдән файдалана.

Илья Начвин ассызыклаганча, хәзер республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча зур эш алып барыла. Әлеге эш хезмәтләр күрсәтү вакытын берничә тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә.

Цифрлы платформалар актив үсә, мәсәлән, "Я строю" платформасы  төзелеш буенча хезмәтләрнең бөтен исемлеген бер ресурста тупларга мөмкинлек бирәчәк. Илья Начвин әлеге платформа шулай ук әлеге юнәлештәге беренче маркетплейсларның берсе булырга мөмкин, дип белдерде.

Республиканың цифрлы трансформациясенең аерым темасы - предприятиеләр икътисадын цифрлаштыру. Бу юнәлештә, Илья Начвин әйтүенчә, предприятиеләргә эшне активлаштырырга кирәк. Депутатлар да моның белән килешә. Әмма бу мәсьәләдә гамәлләрнең координацияләнмәве каршылык булырга мөмкин. "Сезнең министрлыкта икътисадның реаль секторы һәм Минпром белән хезмәттәшлек итә торган ниндидер структура бармы? - дип сорады Марат Галиев, - югыйсә бездә предприятиеләр үзләре генә эшли булып чыга".  Үзара хезмәттәшлек җайга салына, дип җавап бирде Илья Начвин.

Комитет утырышында депутатларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады тәкъдим ителде. Доклад парламентарийлар тарафыннан ел саен Дәүләт Советы утырышында карала.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, узган ел бизнес өчен «бәхәссез авыр ел» булып чыккан. Узган ел "кайнар линиягә" генә дә 17 724 мөрәҗәгать кергән, 2019 елга караганда 10 тапкырга күбрәк. "Чикләүләр кертелгәннән соң беренче вакытта хәл аеруча катлаулы булды, - дип сөйләде Фәрит Габделганиев, - ташламалы кредитлар бирү, аренда мөнәсәбәтләре мәсьәләләре гади булмады, әмма без барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алу өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек".

Пандемия шартларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең хезмәте, эшкуарлар мәсьәләләрен хәл итүне онлайн режимга күчереп, яңа коммуникация каналлары төзүгә басым ясады. Аерым алганда, шундый онлайн очрашулар ярдәмендә, парикмахерскийларны, көнкүреш хезмәтләре салоннарын, автомастерскойларны ачу буенча бер карарга килә алдык.

Узган елның апрелендә республика районнарында вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкилләре институты төзелгән. “Хәзер мәсьәләләрнең күбесе урыннарда хәл ителә”, - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Эшмәкәрләр өчен актуаль мәсьәләләр арасында вәкаләтле вәкил заем акчаларын алу өчен саклана торган кыенлыкларны билгеләде (еш кына банкларга үзмәшгулмәшгульләр зарлана), шулай ук компанияләрне "0% лы кредит" яки "2% лы кредит" программаларыннан төшереп калдыру һәм бер яклы тәртиптә аларны "15% лы кредит" программасына күчерү.

Эшмәкәрләр бердәм керемгә салым гамәлдән чыгаруны  авыр кабул иткән. Әмма республикада салым салуның патент системасы турында республика канунына үзгәрешләр кертү хакында закон кабул ителде, ул килеп туган проблеманы күп очракта хәл итә.

Утырышта "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм" илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшмәкәрлекне үстерү һәм конкуренция департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин таныштырды.

Узган ел илкүләм проектны гамәлгә ашыруга республикада 1,5 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Былтыр пандемия белән бәйле рәвештә кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Аерым алганда, узган ел 46,7 мең кече һәм урта эшмәкәргә салым түләү вакытын озайтылган, 30,7 мең кече һәм урта эшмәкәр өчен иминият кертемнәрен түләү срокларын озайтган. Кичектергесез ихтыяҗлар өчен 2,6 млрд. субсидия түләнгән, үзмәшгульләргә  14,6 млн. сумга салымнар кире кайтарылган, 17,5 млрд. сумлык 2,3 мең кредит реструктуризацияләнгән, 16,8 млрд. сумга 7,7 мең ташламалы кредит бирелгән. Республика ярдәме чаралары кысаларында 1,2 млрд. сумлык 674 микрозайм, 1,8 млрд. сумлык 342 поручительлек бирелгән.

Парламентның профиль комитеты әгъзалары кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең өстәмә чараларын күрергә, аерым алганда, экспорт ярдәменә керү мөмкинлеге булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санын арттырырга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан сатып алулар өлешен сатып алуларның тулаем еллык күләменең кимендә 30%ына кадәр арттырырга кирәк дип саный. Моннан тыш, депутатлар фикеренчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен башка җирләргә күчерү турындагы гамәлдәге законнарны анализларга, аерым алганда, авыл туризмын үстерү максатларында, шулай ук республика муниципалитетларында сәнәгать парклары резидентларына салым преференцияләре бирү турында закон чыгару тәкъдимнәрен әзерләргә кирәк. Комитетның тиешле карары бүген кабул ителде һәм республика министрлар Кабинетына җибәреләчәк.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында хисап белән ведомство җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ольга Краснова чыгыш ясады. Әлеге мәгълүмат депутатлар тарафыннан Дәүләт Советының чираттагы утырышында тәкъдим ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International