Дәүләт Советының егерменче утырышы 18 мартта була

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе, 12:17

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышы 18 мартта 10.00 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә, көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан, республикада соңгы вакытта узган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе муниципалитетларда узган гражданнар җыеннарына һәм район советларының хисап сессияләренә аерым тукталды. Дәүләт Советы депутатлары бу чараларда актив катнаштылар, гражданнар тарафыннан күтәрелгән барлык мәсьәләләр парламентарийлар тарафыннан эшкә алынды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, депутатлар утырышта 24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын, 3 закон инициативасы һәм ике Россия Федерациясе субъектлары мөрәҗәгатен, бер федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Парламентарийлар территорияләрне комплекслы үстерү схемасын кертү өчен хокукый база формалаштыручы закон проектлары буенча фикер алышачаклар. Аерым алганда, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында закон проектларын икенче укылышта карау планлаштырыла. Беренче укылышта гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак. Закон проекты төрле сәяси партияләр вәкилләре –  Александр Тыгин («Бердәм Россия»), Артем Прокофьев (КПРФ) һәм Альмир Михеев («Гадел Россия») тарафыннан эзерләнгән. Мондый конструктив уртак эш һәм сәяси оппонентлар бердәмлеге - Татарстан парламентаризмы тарихында бик аз очракларның берсе.

Дәүләт Советының соңгы утырышында территорияләрне комплекслы үстерү һәм гражданнарның торак хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алышу зур резонанс тудырды. Ай дәвамында республика парламентында профильле комитетлар, министрлыклар һәм ведомстволар депутатлары, эксперт һәм фәнни берләшмәләр вәкилләре катнашында әлеге тематика буенча «түгәрәк өстәлләр»нең киңәшмәләре һәм утырышлары узды.

Бу эшнең нәтиҗәсе элегрәк беренче укылышта кабул ителгән закон проектларына торак төзелеше территориясен комплекслы үстерү барышында торак урыннар милекчеләренә һәм аннан вакытлыча файдаланучыларга гарантияләр урнаштыруга юнәлтелгән төзәтмәләр һәм яңа документны эшләү булды.

Беренче укылышка шулай ук физик культура һәм спорт турында, җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында, минималь куллану бюджеты турында, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексының 12 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән.

Беренче укылышта алкоголь, наркотик яки башка токсикологик исерек гражданнарга ярдәм күрсәтү эшчәнлеген оештыруны җайга салучы өч закон проекты каралачак. Бу җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында закон проектлары. Муниципалитетларга урыннарда мондый эшне оештыру хокукы бирелә.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты өченче укылышта каралачак.

Депутат Марат Галиев тарафыннан әзерләнгән каты көнкүреш калдыклары операторы белән килешүне төземәгән өчен административ җаваплылык кертүгә кагылышлы «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты, киресенчә, алдагы утырышның көн тәртибенә кертелмәячәк, чөнки документка юридик хезмәтләрдән күп искәрмәләр килгән. Россия Закон чыгаручылар советыннан да тискәре бәяләмә алынган. Закон проекты авторга эшләп бетерү өчен  кайтарыла. Бүген Президиум утырышында шундый карар кабул ителде.

Егерменче утырышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елда Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында докладлары, шулай ук Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланылачак.

Бүген Президиум карары белән Дәүләт Советының профиль комитетларында эшләүче дүрт эксперт советы составына үзгәрешләр кертелде. Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, бу эш ротация тәртибендә алып барыла.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International