Фәрит Мөхәммәтшин "Май чабу" бәйрәмен ачты

2021 елның 13 марты, шимбә, 13:42

Бүген Кремль яры буенда традицион славян язына багышланган Май чабу бәйрәме булды. Бәйрәмне ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

Күңел ачу урынына килеп җиткәч, Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмне оештыручылар белән бергә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре һәм халык иҗаты әсәрләре ярминкәләрен карады, үзешчән артистлар һәм тамашачылар белән аралашты. Бәйрәм мәйданчыгында рус халык уеннары, фольклор һәм конкурс-уен мәйданчыклары, балалар һәм өлкәннәр өчен аттракционнар оештырылган иде.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин Май чабуны барлык халыкларның да үз итүен билгеләп үтте. "Илнең бөтен күп милләтле халкы бүген гасырлардан килгән бу борынгы искиткеч бәйрәмне билгеләп үтә, - диде ул. - Бу бәйрәм белән без салкын, карлы, быел исә пандемияле дә булган кышны озатабыз, һәм, әлбәттә, якты кояшның озак көтелгән җылы һава һәм яхшы кәеф алып киләчәгенә өметләнәбез. Бәйрәмне оештыручыларга, беренче чиратта, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясенә рәхмәт белдерәсем килә".

Ассамблея Советы рәисе сүзләренә караганда, 170тән артык халык яшәгән Татарстанда барлык кешеләр дә милли мәдәниятләрне, телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылган. "Барлык халыкларның үз бәйрәмнәре бар, әмма безнең тату гаиләдә алар барысы да уртак, безне бәйрәм мәйданында да, көндәлек тормышта да берләштерә, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Без бу рухи байлыкның, шушы дуслык һәм бердәмлекнең кадерен беләбез. Бәйрәм белән барыгызны да, яхшы кәефләр телим!»

Кремль яр буенда бәйрәм Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе ярдәмендә оештырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International