Бердәм Россия» фракциясе утырышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 10:10

Бүген Дәүләт Советының егерменче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясенең һәм «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең уртак утырышында Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең аеруча актуаль мәсьәләләренә тукталды.

Аерым алганда, бизнес-омбудсмен билгеләп үткәнчә, узган ел аның адресына банкларга күпсанлы шикаятьләр кергән. Үзмәшгульләр заем акчаларын алу кыенлыкларына зарлана. Моннан тыш, банклар еш кына берьяклы тәртиптә эшмәкәрләрне "0% лы кредит" һәм "2% лы кредит" ташламалы кредитлау программаларыннан төшереп калдыралар.

Фәрит Габделганиев әйтүенчә, Бердәм салымны гамәлдән чыгару мәсьәләсе актуаль булып кала, шуңа бәйле рәвештә салым салуның патент системасына. "Кыска вакыт эчендә без индивидуаль эшкуарларга Бердәм салымның адекват альтернативасын тәкъдим итә алдык, - диде ул, - 2020 ел башында Татарстанда 3400 патент бирелгән булса, хәзер аларның саны җиде тапкыр арткан".

Әмма яңа салым режимы гамәлгә керә башлаганнан соң кайбер мәсьәләләр дә ачыкланган. Бизнес-омбудсмен якын арада гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертелергә мөмкин булуын кире какмады.

Хәзерге шартларда икътисадның яңа драйверы дип Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил республикада үсеш алган электрон сәүдәне атады. Сүз миллиард сум инвестицияләр җәлеп итү турында бара. Казанда беренче "бонд зонасы" булдырылачак, ул "Казан" халыкара аэропорты базасында йөк хабы булдыру мөмкинлеген ачачак.

Хәзер үк инде интернет-мәйданчыкларда 5000дән артык Татарстан тәэмин итүчеләре үз товарларын тәкъдим итә. Аларның кереме 2020 елда 5 млрд. сумга якынлашкан. Әмма Татарстан базары үсешенең мондый саннарын e-Com ведомствосын канәгатьләндерми. Бизнес-омбусмен маркетплейсларны үстерү эшен көчәйтергә ниятли.

Аның әйтүенчә, маркетплейсларга чыгу алгоритмы шактый катлаулы. Эшмәкәрләргә маркетплейсларда тотрыклы сатуларга ирешкәнче түбәндәге этапларны үтәргә кирәк: аккаунтны теркәү, товарны сертификацияләү, баркод алу, компаниянең һәм товарның цифрлы профилен булдыру, товарны төяп китерү һәм сату. Республикада әлеге процессларны эшләү һәм гадиләштерү буенча эшче төркем булдырылган. Электрон сәүдә үзәге каршында Эксперт советы төзелгән, аның составына "Россия почтасы", Яндекс. Маркет, eBay, Boxberry һәм башкалар кергән.

Фракция утырышында Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Эдвард Абдуллаҗанов  үзенең депутат эшчәнлеге турында хисап тотты. Ул сайлаучылар һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым басым ясады. Сайлаучылар белән шәхси очрашулар барышында керә торган иң актуаль мәсьәләләр арасында депутат идарәче компанияләрнең эшен, ишегалларын төзекләндерү, юлларны ремонтлау, тротуарлар урнаштыру, яктырту, матди ярдәм күрсәтү, социаль ташламалар, транспорт элемтәсен билгеләде. 

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International