Дәүләт Советының егерменче утырышы ачылды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 10:18

Бүген иртәнге сәгать унда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышы үз эшен башлады.

Президиум Дәүләт Советы каравына 24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын, 3 закон инициативасы һәм ике Россия Федерациясе субъектлары мөрәҗәгатен, бер федераль закон проектын карарга тәкъдим иткән иде.

Парламентарийлар территорияләрне комплекслы үстерү схемасын кертү өчен хокукый база формалаштыручы закон проектлары буенча фикер алышачаклар. Аерым алганда, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында закон проектларын икенче укылышта карау планлаштырыла. Беренче укылышта гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак. Закон проекты төрле сәяси партияләр вәкилләре –  Александр Тыгин («Бердәм Россия»), Артем Прокофьев (КПРФ) һәм Альмир Михеев («Гадел Россия») тарафыннан эзерләнгән. Мондый конструктив уртак эш һәм сәяси оппонентлар бердәмлеге - Татарстан парламентаризмы тарихында бик аз очракларның берсе.

Беренче укылышка шулай ук физик культура һәм спорт турында, җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында, минималь куллану бюджеты турында, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексының 12 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән.

Беренче укылышта алкоголь, наркотик яки башка токсикологик исерек гражданнарга ярдәм күрсәтү эшчәнлеген оештыруны җайга салучы өч закон проекты каралачак. Бу җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында закон проектлары. Муниципалитетларга урыннарда мондый эшне оештыру хокукы бирелә.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты өченче укылышта каралачак.

Егерменче утырышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елда Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында докладлары, шулай ук Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланылачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһудин, Светлана Захарова һәм Леонид Якунин көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.  Фикер алышу нәтиҗәсендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы егерменче утырышының түбәндәге көн тәртибе расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3.Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында.

4.Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2020 елда үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклады.

5.2020 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре  һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында доклад.

6.«Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 
122-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (III укылыш).

7.«Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 168-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.«Татарстан Республикасында  шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  160-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

9.«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының  2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 159-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

 10.«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 167-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

 11.«Татарстан Республикасы Җир кодексының 12 статьясына үзгәреш кертү турында»  169-6 номерлы Татарстан  Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

 12.«Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 174-6 номерлы Татарстан  Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 13.«Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 164-6 номерлы Татарстан  Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 14.«Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 171-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15.«Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында»  170-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 16.«Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 175-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 17.«Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 112 статьясына үзгәреш кертү хакында» 172-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18.«Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 173-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19.«Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Буа муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына  үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы турында.

20.«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын төзү турында» 2019 елның 20 сентябрендәге 12-VI ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарының 2 пунктына үзгәрешләр кертү хакында.

21.Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат.

22.«Реклама турында»  Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Ярославль өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

23.«Экологик экспертиза турында»  Федераль законның 14 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Брянск өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

24.«Россия Федерациясе Су кодексының 1 статьясына үзгәреш кертү турында» федераль закон проектын кертү буенча депутатларның Архангельск өлкә Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

25.«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1082688-7 номерлы федераль закон проекты турында («этномәдәни мәгариф оешмасы» төшенчәсен кертү һәм аның эшчәнлеген регламентлаштыру өлешендә).

26.Мәгариф оешмаларында азык-төлек блокларын модернизацияләүнең федераль программасын эшләү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе  Мәгариф министры С.С. Кравцовка Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең мөрәҗәгате турында.

27.Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында сыйныф җитәкчелеге (кураторлык) өчен айлык акчалата түләүләрне тәэмин итүгә максатчан бюджетара трансфертлар бирү мөмкинлеген карау турында Россия Федерациясе Мәгариф министры С.С. Кравцовка Хабаровск крае Закон чыгару Думасының мөрәҗәгате хакында.

28.Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы проектының 17.9 һәм 17.10 статьяларында каралган хокук бозулар өчен җаваплылыкны арттыру мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына Белгород өлкә Думасының мөрәҗәгате хакында.

29.«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.15 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1098066-7 номерлы федераль закон проекты турында (террористик дип танылган оешмалар турында, аларның бетерелгән яисә эшчәнлегенең  тыелган булуын күрсәтмичә, мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

30.«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында» 1114509-7 номерлы федераль закон проекты турында (халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм Россия Федерациясе хезмәт базарын үстерүгә ярдәм итү сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттыру өлешендә).

31.«Россия Федерациясе Бюджет кодексына керемнәр һәм бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары буенча бюджетлар үтәлешен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 1112338-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

32.«Сириус» федераль территориясе турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1115645-7 номерлы федераль закон проекты турында.

33.«Сириус» федераль территориясе турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү хакында» 1116411-7 номерлы федераль закон проекты турында.

34.Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм башка рәсми затлар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International