Судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре билгеләнде

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 11:07

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләрен билгеләү турындагы мәсьәләне карады.

Кандидатларны ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Глухова тәкъдим итте.

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин комитетның тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплавы турында карар кабул итүен  хәбәр итте.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре вазыйфасына тәкъдим ителгән Абдуллин Гадел Илсөяр улы, Антонов Игорь Олегович, Гәрәев Илнур Габделхак улы, Гомәров Ленар Әсхәт улы, Мочалова Юлия Риф кызы, Фәсхиева Люция Сәүбән кызы кандидатураларын  Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре итеп билгеләү турында  карар кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International