Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Татарстан Президентына имза салуга җибәрелде

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 11:51

Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советында өченче укылышта кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка имза салуга юнәлдерелде.

Закон проекты федераль кануннарның үзгәрешләрен исәпкә ала. Аерым алганда, күпкөнлек тавыш бирү турындагы нигезләмәләр, чит ил дәүләте территориясендә даими яшәү хокукына ия Россия гражданнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин дигән нормалар; сайлау алды агитациясе алып бару өчен түләүле эфир вакытын бирү тәртибен беркетә торган нигезләмәләр, шулай ук матбугат мәйданы бирү тәртибен төгәлләштерә торган нигезләмәләр.

Дәүләт Советы тарафыннан 18 февральдә икенче укылышта кабул ителгән закон проекты лингвистик экспертиза узды һәм Юстиция министрлыгы, Прокуратура, республика Министрлар Кабинеты, ТР Үзәк сайлау комиссиясе уңай нәтиҗәләр алды. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон проектында исәпкә алынырга тиешле федераль закон үзгәрешләре кермәгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International