Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында хисап тотты

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 14:43

Парламентның егерменче утырышында депутатлар 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм 2021 елга бурычлар турында мәгълүмат тыңладылар, бу хакта белән Фәрит Габделганиев сөйләде.

Вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле чикләү чаралары кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаган. 2020 елда Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 3 процентка кимегән. Әмма дәүләт ярдәменең күрелгән чаралары нәтиҗәсендә бу өлкәдә эшләүчеләрнең саны кимүгә юл куелмады.

2020 елда вәкаләтле вәкил адресына эшкуарлардан 17,7 меңнән артык язма һәм телдән мөрәҗәгать һәм шикаятьләр килгән, бу 2019 ел нәтиҗәләренә караганда ун тапкырга күбрәк. 70 проценттан артык очракта мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын торгызырга мөмкин булган, калган очракларда мөрәҗәгать итүчеләр тулы консультация алган.

Эшмәкәрләрдән күп кенә мөрәҗәгатьләр банкларның ташламалы кредитлар бирүдән баш тартуы, үз-үзен чикләү режимы кертелгәннән соң, ККК чыгара торган нормативларның күләменең туры килмәве белән бәйле. ТР Юстиция министрлыгы, Роспотребнадзор, муниципалитетлар, банк бергәлеге белән берлектә әлеге мәсьәләләр оператив рәвештә хәл ителгән.

Эшмәкәрләрне җинаять эзәрлекләве темасы күтәрелде. "Бизнес коррупциягә каршы" иҗтимагый процедуралар үзәге белән берлектә эшмәкәрләрне вазыйфаи затлар тарафыннан коррупция гамәлләреннән яклау, шулай ук нигезсез җинаять эзәрлекләвеннән яклау буенча системалы эш алып барылган. Башлангыч тикшерү нәтиҗәсендә эшкуарларга карата кайбер производстволар туктатылган.

Интернет-ритейл вәкилләре белән очрашуда үз-үзен изоляцияләү шартларында товарларны китерү һәм курьерларның эше мәсьәләсе хәл ителгән. Бу мәсьәләне хәл итү, шул исәптән, республиканың азык-төлек куркынычсызлыгы  буенча киеренкелекне киметкән. Туристлык тармагы вәкилләре белән очрашуда аларның эш тәртибе билгеләнгән. Үзмәшгулъләр мәсьәләләре дә хәл ителгән, Россиядә беренче булып үз- үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру максатыннан шәһәр буенча хәрәкәт итү өчен цифрлы пропуск алу мөмкинлегбулдырылган. Шулай ук парикмахерскийлар, көнкүреш хезмәтләре салоннары һәм автоостаханәләр эшен яңартырга мөмкинлек бирә торган карар да таба алганнар.

2020 елда республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкилләре институты төзелгән, беркетелгән районнарда алар эшмәкәрләрне кабул итүне оештырган.

"Керемгә Бердәм салымны гамәлдән чыгару темасы актуаль булды, – Фәрит Габделганиев, – Республикада салым салуның патент системасы турында республика законын әзерләү өчен эшче төркем формалаштырылды. Шәхси эшмәкәрләргә БНДның адекват альтернативасын тәкъдим итә алдылар. Гомумән алганда, шәхси эшмәкәрләр патентның өстенлекләрен бәяләделәр. 2020 ел башында Татарстанда 3400 патент бирелгән булса, хәзер - 23 меңнән артык".

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшергәндә, депутатлар Илья Вольфсон, Азат Җиһаншин, Эдуард Шәрәфиев, Роза Җәббарова һәм Олег Коробченко докладчыга сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар электрон сәүдәнең перспективалары һәм бурычлары, эшкуарларга хокукый мәгълүмат бирү чаралары, салым салуның патент системасы турындагы законнарны камилләштерүнең мөмкин булган юллары белән кызыксындылар.

Олег Коробченко кече һәм урта бизнес өчен аларның продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру максатларында биш елга кадәр салым каникулларын кертергә тәкъдим итте.

Депутатның тәкъдимен шәрехләп, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бизнес өчен салым каникуллары идеясен хуплады. "Бу РФ икътисады үсешендә бик нык нәтиҗәле булыр иде, - дип билгеләде ул. - Биш ел яки өч ел - фикер алышына торган мәсьәлә, әмма салым өлешендә ниндидер преференцияләр кирәк булу бәхәсләр тудырмый. Минемчә, без бу эшне башлап җибәрәчәкбез".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International