Җан башына яшәү минимумы күләме федераль дәрәҗәдә билгеләнә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе, 15:28

Бүген Дәүләт Советы депутатлары  «Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карадылар. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, федераль законнарга үзгәрешләр кертелгән. Шулай итеп, куллану кәрзине һәм яшәү минимумы төшенчәләренә төзәтмәләр кертелгән. Яшәү минимумы дигәндә гражданның керемнәренең тормыш итүне тәэмин итү өчен минималь таләп ителгән суммасы аңлашыла, законның элеккеге редакциясендә яшәү минимумына кулланучылар кәрзинене  бәясе, шулай ук мәҗбүри түләүләр һәм җыемнар керә иде.

Моннан тыш, федераль закон белән билгеләнгәнчә, 2021 елдан башлап ил буенча бер кешегә яшәү минимумы күләме һәм узган елда медиан уртача керем күләме нисбәте 44,2% тәшкил итә. Закон нигезендә, чираттагы елга Россия Федерациясе субъектында яшәү минимумы күләме агымдагы елның 15 сентябренә кадәр бер тапкыр билгеләнә.

Шулай итеп, «Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына түбәндәге үзгәрешләр кертелә:

- яшәү минимумының башка төшенчәсен беркетә торган нигезләмәләрне, федераль законда каралганча, Татарстан Республикасында яшәү минимумын билгеләүнең башка тәртибен һәм срокларын төшереп калдыру;

- «Татарстан Республикасында яшәү минимумы турында»гы законның исемен үзгәртү, чөнки хәзерге вакытта Россия Федерациясе субъектлары яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибен законнар белән билгеләү вәкаләтләренә ия түгел.

Өстәмә доклад белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова чыгыш ясады.

Депутатлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Парламент утырышы башланганчы Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда бу һәм башка мәсьәләләр каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International