Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе Дәрига Назарбаева белән очрашты. Яклар киләчәктә хезмәттәшлекне, шул исәптән парламентара элемтәләрне үстерү турында килештеләр.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясенең Казахстанга эш сәфәре башланды. Визит кысаларында Татарстан парламенты башлыгының Казахстан Республикасы җитәкчеләре белән очрашуы ниятләнгән. Шулай ук Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Римма Ратникова, Татарстанның Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, казахларның Татарстандагы милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Сәгыйть Җаксыбаевлардан торган рәсми делегация "Президентлык институты: Казахстан моделе" дип аталган халыкара конференциядә катнашачак.