СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Дәүләт Советының унсигезенче утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары киңәйтелә, пассажирларны җиңел таксида йөртү кагыйдәләре, инвалидларны максатчан укытуны һәм эшкә урнаштыруны оештыру тәртибе төгәлләштерелә. Моннан тыш, үзгәрешләр авыл хуҗалыгы җирләрен башка категорияләргә күчерү тәртибенә дә кагыла. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.
2
март, 2026 ел
16 февральдән 28 февральгә кадәр барлык мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресләре узды. Быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.
27
февраль, 2026 ел
Бүген Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ГАҖ мәйданчыгында «Татарстан-Яңа гасыр» депутатлар төркеменең күчмә утырышы узды, анда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә студентларның хезмәт отрядлары эше өчен шартлар тудыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
27
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумы утырышында федерациянең 2025 елгы эшенә йомгаклар каралды, ул бүген Казанда волейбол үзәгендә узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Татарстанда балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү юнәлешләре буенча фикер алышуда шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренерлар һәм спортчылар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ