Фәрит Мөхәммәтшин Дәрига Назарбаева белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикерләште

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе, 15:30

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе Дәрига Назарбаева белән очрашты. Яклар киләчәктә хезмәттәшлекне, шул исәптән парламентара элемтәләрне үстерү турында килештеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Казахстан җитәкчелеге белән мондый очрашулар ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур роль уйный һәм хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга ярдәм итә. «Без икътисади һәм мәдәни элемтәләрне тирәнәйтеп, алга таба да хезмәттәшлек итәргә ниятлибез», – диде ул.

Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның бу республиканың заманча сәяси системасын формалаштыруга керткән өлешен билгеләп үтте. «Еллар үткән саен аның эшчәнлегенең әһәмияте арта гына барачак, аның хезмәте – дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен оста итеп алып баруның ачык мисалы», - дип ышаныч белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

«Без бүген Татарстан һәм Казахстан бергә гамәлгә ашыра торган яңа проектларга сөенәбез. Хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр бик зур, әмма әлегә без алардан бик актив файдаланмыйбыз», - дип җавап бирде Дәрига Назарбаева.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International