Бүген, Мәскәүдә уза торган «Бердәм Россия» съезды көнендә партиянең гуманитар конвойлары барлык төбәкләрдән бер үк вакытта кузгалды. Татарстаннан бүләк әзерләүчеләр Лисичанск һәм Рубежныйның бер генә баласы да тәм-томсыз калмасын өчен тырыштылар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында социаль объектларны ачуда катнаштылар, «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр.
Бүген Дәүләт Советында Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы советы Президиумы утырышы узды. Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков үткәргән утырышта республика узган конкурска йомгак ясалды һәм ветераннарның иң яхшы беренчел оешмалары билгеләнде. Моннан тыш, Совет әгъзалары 2024 елга чаралар планын расладылар, шулай ук «көмеш волонтерлар» белән эшне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика ветераннары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 19 декабрьдә Казанда Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узачак сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең “Кулга кулны тотыйк, дуслар!” XVI сәнгать фестивале гала-концертын әзерләүгә һәм үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов аралаштылар.
Бүген Казанда, «Әкият» курчак театрында балалар өчен бу елның беренче хәйрия чыршысы узды. Бәйрәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән һәм алар катнашында оештырылды.
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Имзаларны төбәк дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Бельский куйдылар.
Бүген Казанга эш визиты белән Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе рәисе Александр Бельский җитәкчелегендәге делегация килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин каршы алды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илленче утырышы 18 декабрьдә көндезге сәгать 10да узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Парламент утырышында 19 мәсьәләне, шул исәптән 7 республика закон проектын һәм Дәүләт Советының кайбер карарларын карау планлаштырыла.