Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары  арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.   

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика керемнәре тулаем алганда 57,8 млрд. сумга арта.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать  судьялыгына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Путинның киләсе срокка бару карары – дөрес һәм үз вакытында, дип белдерде бүген Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы ачылды.

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советының илленче утырышына чакырылган кешеләр «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балаларның теләк-хыяллары язылган хатларны алып укыдылар. Балаларның теләкләре якын арада үтәләчәк.

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар фракциянең 2023 елдагы эшенә йомгак ясадылар, 2024 елга эш планын һәм 2024 елның беренче яртыеллыгына төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр Татарстан Республикасында «ZА Самбо» федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде. 

Бүген ТР Дәүләт Советының илленче утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар 2023 елда депутатлар төркеме эшенә йомгак ясадылар, шулай ук 2024 елга эш планы проектын расладылар.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илленче утырышы көн тәртибен тикшерделәр, эчке туризмны үстерү турында түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясадылар  һәм депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен карадылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International