Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның «Курган» күмү комплексында танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм 1 нче - 5 нче  чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев каберенә таш куелды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразыев һәм Равил Әхмәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, фәнни һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре, сәясәт һәм җәмәгать  эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары катнашты.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.


17
октябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы алдыннан куелачак планнар һәм максатлар турында сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров юлламадан соң туган фикерләре белән уртаклашты. Ул республикада милләтне үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр булуын ассызыклады.

 

Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы иде.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты, шәһәр һәм район Советлары утырышларында катнашты.


16
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Яшь хезмәткәр мәктәбе» квалификация күтәрү программасы кысаларында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен традицион семинар узды. Анда катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина аларга парламент эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.


15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты (парламентның югары палатасы) арасында хезмәттәшлек комиссиясе әгъзалары республика үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе активы һәм Татарстанда белем алучы Үзбәкстан студентлары белән очрашты. Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узган очрашуда Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Дәүләт Советында узган РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты (парламентның югары палатасы) арасында хезмәттәшлек комиссиясе утырышында Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында парламентара хезмәттәшлеген киңәйтү, шул исәптән төбәкара элемтәләр, аграр продукция китерү өлкәсендә икътисадларны интеграцияләү, шулай ук ике ил арасында туристлар алмашуны активлаштыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышта Россия Федерациясе сенаторы, РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше Ильяс Умаханов, Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Дәүләт Советында «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International