Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Җиңү паркында Казан шәһәре Дан мемориалы колоннадасы янында Үзбәкстан Республикасы парламенты делегациясе һәм Россия Федерациясе сенаторлары катнашында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.


14
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Мәскәүдә «Бердәм Россия» оештырган «Киләчәкне булдыручы хатын-кызлар» дип аталган өченче Бөтенроссия форумы узды. Чарада илнең 89 төбәгеннән 700дән артык  кеше – активистлар, сәясәтчеләр, депутатлар, экспертлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан форумда Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты.

Олуг Мәҗлес Сенаты (Үзбәкстан парламентының югары палатасы) Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы парламент делегациясе Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында мәртәбәле кунакларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймов каршы алды.     

Бүген, 2025/2026 елгы даими сезон башланыр алдыннан, «Зенит-Казан» волейбол клубы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында җанатарлар белән очрашу һәм уенчыларны тәкъдир итү уздырды. Республика җитәкчелеге исеменнән уенчыларны һәм команда җанатарларын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Тантаналы чарада шулай ук Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Дәүләт Советы депутаты, «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, клуб директоры Олег Брызгалов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проектын тикшерүне дәвам иттеләр. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Казанга эш визиты белән сенатор, РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Ильяс Умаханов килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Ильяс Умахановны ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов каршы алды.

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Утырышта шулай ук депутатларга театрлар һәм театр эше турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты. Утырышны профильле комитет рәисе Айрат Зарипов үткәрде.


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча федерация субъектларының закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиденче булды. Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләре арасында ул икенче урынны алды, дип хәбәр итә рейтингны әзерләгән «Медиалогия»компаниясе.

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International