Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә республиканың Дәүләт Советына кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты каралды. Моннан тыш, депутатлар муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында республика законының үз көчен югалтуын тану һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
12 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар бюджет турында республика законы проектын һәм Дәүләт Советында закон проекты эшенең планын үтәү турындагы мәсьәләне карадылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты, утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.
Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының беренче утырышында катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
11 октябрьдә Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда Татарстанның күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, берничә чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты һәм өченче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары катнашты. Тантананы Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин алып барды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Апас һәм Биектау районнарының чираттан тыш утырышларында катнашты. Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов Биектау районына эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты, районының яңа башлыгы итеп Айрат Җиһаншин сайланды. Татарстан Президенты тәкъдим иткән җитәкчеләрнең кандидатураларын республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.
Бүген Пензада Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясенең алтмышынчы утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган утырышта катнашты.
Бүген Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатлары хатын-кыз сәламәтлеге, гаилә кыйммәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, берләшмә әгъзалары катнашты. Утырыш видеоэлемтә режимында узды.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасы булды.