Республика Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озатты

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе, 14:47

11 октябрьдә Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда Татарстанның күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, берничә чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты һәм өченче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары катнашты. Тантананы Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин алып барды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге, республика парламенты депутатлары исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Фәндас Сафиуллинның гаиләсе, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. "Татарстанның күренекле иҗтимагый-сәяси эшлеклесе дөньядан китте, ул парламентаризм үсешенә зур өлеш кертте, - диде ул. - Фәндәс Шакирович безнең парламентның гасырлар чигендә иң актив депутатларыннан берсе иде. Татарстан дәүләтчелеген ныгытуга бәйле барлык мөһим вакыйгалар аның катнашында булды. Ул, үзенең чыгышларын тирәнтен дәлилләп, үз халкының һәм республиканың мәнфәгатьләрен нык һәм оста яклый иде. Мәскәүдә Дәүләт Думасы депутаты булган елларында очрашканда, мин аннан безне борчыган темаларга чыгыш ясавын берничә тапкыр үтендем, һәм ул һәрвакыт безнең позицияне федераль парламентка җиткерә иде. Ул сөйләшә, аңлата белде, аны тыңлый һәм аңлый иделәр".

Кайгы тантанасында Дәүләт Советының элеккеге депутатлары Разил Вәлиев һәм Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, мәрхүмнең туганнары һәм дуслары чыгыш ясады.

Разил Вәлиев сүзләренә караганда, Фәндәс Сафиуллин парламентта оппозициянең конструктив өлешен чагылдыра иде һәм, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятен яклап, беркайчан да башка халыкларның хокукларын кимсетмәгән.

Фәндәс Сафиуллин 1936 елда Татарстан АССРның Азнакай районында туган. 1957 елда Саратов танк училищесын тәмамлый, 1970 елда Белоруссия дәүләт университетының фәлсәфи факультетын тәмамлый.

1954 елдан 1958 елга кадәр Совет Армиясенең офицеры. 1988 елда полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.

1990 елда ТАССР Югары Советының халык депутаты итеп сайлана.

1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. 1999 елда өченче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды. Фәндәс Сафиуллин 2021 елның 10 октябрендә 85 яшендә вафат булды. Аны "Курган" яңа зират комплексында җирләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International