Депутатларның игътибар үзәгендә гаилә сәясәте һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре

2021 елның 8 октябре, җомга, 13:00

Бүген Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатлары  хатын-кыз сәламәтлеге, гаилә кыйммәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова, берләшмә әгъзалары катнашты. Утырыш видеоэлемтә режимында узды.

Социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне бергәләп хәл итү, фикер алышу һәм узара тәҗрибә уртаклашу өчен Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышларының хатын-кыз  депутатларын  берләштерү идеясен "Мәрхәмәт-Милосердие" депутат төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова биргән иде. Татарстан парламентарийларының тәкъдиме округның күпчелек закон җыелышлары депутатлары тарафыннан хупланды, шуннан бирле Идел буе закон чыгаручылары даими рәвештә аралаша башлады.

Хезмәттәшләренә видеосәламләү сүзе белән Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган сайлау кампаниясе барышында республика парламентарийлары "Бердәм Россия" адресына 6 меңнән артык наказ кергән һәм хәзер федераль һәм төбәк закон чыгаручылары игътибарын әлеге тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга юнәлдерергә тиеш.

«Алты мең наказның өчтән бере – социаль мәсьәләләр: сәламәтлек саклау, мәгариф, гаиләләргә, авылдагы хатын-кызларга ярдәм итү, – нәкъ менә безнең җаваплылыкның үзәге булган проблемалар белән бәйле. Теге яки бу дәрәҗәдә без бу сорауларны безнең дискуссия мәйданчыгында карадык", - дип басым ясады Татьяна Ларионова һәм бу юнәлештә Идел буе федераль округында хатын-кыз-закон чыгаручыларның эшен активлаштырырга тәкъдим итте.

Бүгенге утырышта депутатлар гаилә сәясәте һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча төбәкләрнең уңышлы тәҗрибәләрен карады. Докладлар белән Киров өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе урынбасары Ирина Морозова, Марий Эл Республикасы Дәүләт Собраниесе Рәисе урынбасары Наталья Козлова һәм Пенза өлкәсе Закон чыгару Собраниесе депутаты Ольга Чистякова чыгыш ясадылар.

Киләсе дискуссия мәйданчыгы «Авылда хатын-кызларга ярдәм» темасына багышланачак. Аның модераторы Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы булачак.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International