Дәүләт Советына кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе, 10:10

Минзәлә районында L-410 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә республиканың Дәүләт Советына кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.

Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе исеменнән Нурлан Нигъмәтуллин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. “Без аларның  авыр кайгысын, югалту хәсрәтен уртаклашабыз, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез”, - диелә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә җибәрелгән телеграммада.

"Авиаһәлакәттә төрле төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда яшәүчеләр дә һәлак булды, - диелә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев телеграммасында. - Бу – безнең уртак фаҗигабез һәм уртак кайгы. Бу хәсрәтле көннәрдә без сезнең белән бергә. Һәлак булганнарның гаиләләренә  югалтуларны кичерергә ныклык, сабырлык, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын  телим".

Марий Эл Дәүләт Җыелышы Рәисе Анатолий Смирнов, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы Рәисе Владимир Чибиркин, Чувашия Республикасы Дәүләт Җыелышы Рәисе Леонид Черкесов, Кабарда-Балкар Республикасы парламенты Рәисе Татьяна Егорова, Пермь крае Закон чыгару Собраниесе Рәисе Валерий Сухих, Ростов өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Ищенко кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграммалар җибәрделәр. “Татарстанлыларның хәсрәтен  уртаклашабыз һәм алар белән бергә кайгырабыз”, - диелә телеграммаларда.

Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Владимир Платонов та кайгы уртаклашуын белдерде. "Коточкыч фаҗига турындагы хәбәр беркемне дә битараф калдыра алмый, - дигән ул, - без Татарстан халкының,  һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының,  барлык зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз".

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайгылы көннәрдә республика халкына теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәт белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International