Татарстан халыклары ассамблеясендә бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Зорин, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашында тантаналы чара узды.
2021 елның 2 февралендә Татарстанда “Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның туклануын оештыру турында” кайнар линия эшләячәк. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирәчәк.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика мәктәпләрендә туклану сыйфатын тикшерүне дәвам иттеләр, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, шулай ук Ленинград блокадасы афәтен кичергән кешеләрнең хәлләрен белештеләр һәм Ленинградны блокададан азат итү көне (1944 елның 27 гыйнвары) белән котладылар.
Дүшәмбе көнне, 1 февральдә, ел саен уздырыла торган "Европаның ел агачы" конкурсы кысаларында тавыш бирү башланачак. Әлеге конкурста Россиядән Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы катнаша - ул бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан иде. Тавыш бирү "Россиянең ел агачы" дигән сайтта оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды, анда 2020 елга эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
"Волонтерлардан башка гына Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны артуны туктата алмас идек, пандемия чорында күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары өчен меңләгән кеше аларга аларга меңләгән кеше рәхмәтле", - дип саный Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. Мондый фикерне ул бүген "Бердәм Россия" партиясенең икенче социаль онлайн-форумы кысаларында белдерде. Чарада партия Рәисе Дмитрий Медведев, партия Генераль советы Секретаре Андрей Турчак, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, бөтен ил буенча волонтерлык үзәкләре вәкилләре катнашты. Форумда үз теләкләре белән эшләүчеләрнең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде һәм берничә яңа социаль әһәмиятле тәкъдимнәр яңгырады.
Бүген коллегиянең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең 2021 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Коллегия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә катнашты. Утырышта Министрлыкның 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында фикер алыштылар. Коллегия Яр Чаллы Татар драма театрының яңа бинасында узды, аны реконструкцияләүгә 1,1 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, мәктәпләрдә балаларны тукландыру сыйфатын тикшерделәр, шулай ук яңа ел теләкләрен үтәүләрен дәвам иттеләр.
Бүген Казанда, «Россия - минем тарих» мультимедияле тарихи парк базасында «Татарстан Республикасы шәхесләре. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.