"Европаның ел агачы" ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булачак

2021 елның 29 гыйнвары, җомга, 06:59

Дүшәмбе көнне, 1 февральдә, ел саен уздырыла торган "Европаның ел агачы" конкурсы кысаларында тавыш бирү башланачак. Әлеге конкурста Россиядән Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы катнаша - ул бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан иде. Тавыш бирү "Россиянең ел агачы" дигән сайтта оештырыла.

"Россиянең 2020 ел агачы" бөтенроссия конкурсы Федерация Советы комитетлары тарафыннан гамәлгә куелган "Агачлар - тере табигать һәйкәлләре" дигән программа кысаларында 1 майдан 1 октябрьгәчә дәвам итте. Татарстан әлеге конкурста актив катнашты һәм махсус дипломга лаек булды. Ачык тавыш бирү юлы белән Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы җиңүче дип табылды.

"Россиянең ел агачы" илкүләм конкурсы халыкара "Европаның ел агачы" конкурсының этабы булып тора һәм 2011 елдан бирле даими уздырыла.

2021 елның февралендә халыкара конкурста Россиядән Дагыстан чинары картнаша. Тавыш бирү 1 - 28 февральдә "Россиянең ел агачы" программасы сайтында уздырыла. Конкурс һәм тавыш бирү тәртибе турында мәгълүматны www.rosdrevo.ru сайтында күреп була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International