Округларда депутат атнасы

2021 елның 29 гыйнвары, җомга, 09:25

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика мәктәпләрендә туклану сыйфатын тикшерүне дәвам иттеләр, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, шулай ук Ленинград блокадасы афәтен кичергән кешеләрнең хәлләрен белештеләр һәм Ленинградны блокададан азат итү көне (1944 елның 27 гыйнвары) белән котладылар.

25 гыйнварда Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Арча районының 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук мәктәптә балаларны кайнар ризык белән тукландыру эшенең ничек оештырылуы белән танышты. Арча районында 36 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, аларда 5600 кеше укый. Туклану барлык мәктәпләрдә дә оештырылган.  Башлангыч сыйныфларда укучы 2604 бала бушлай туклана.

25 гыйнварда Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә район халкы җыены булып узды. Авыл кешеләре җирле әһәмияттәге мәсьәләләр турында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән бергә фикер алыштылар. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Мамадыш районы, шул исәптән Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге, республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша, әмма, шуңа да карамастан, авыллар бушый, авыл халкы шәһәргә китә. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка авылларда чагыштырмача арзанракка төшә торган торак төзү программасын эшләүне тәкъдим итәргә ниятли.

26 гыйнварда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш сәфәре белән Менделеевск районында булды, анда ул мәктәпләрдә кайнар тукландыру оештыру эше белән танышты. Район башлыгы Валерий Чершинцев белән бергә депутат 1 нче мәктәптә, 1 нче гимназиядә һәм Монашево урта мәктәбендә ашханәләрне карады, китерелгән продуктларның сыйфатын, санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүне бәяләде. Көннең икенче яртысында Айрат Зарипов гражданнарны кабул итте. Менделеевскида депутатка мөрәҗәгать итүчеләрне нигездә торак мәсьәләләре борчый. Депутатка килгән барлык сораулар контрольгә алынды.

26 гыйнварда Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Балтач районы мәктәпләрендә булды, анда шулай ук кайнар тукландыруны оештыру мәсьәләләрен өйрәнде. Моннан тыш, депутат педагоглар белән очрашты һәм мәктәп укучылары белән аралашты.

27 гыйнварда  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән Ленинградтан Казанга килгән  Зинаида Бушуева белән очрашты. "Мин бу датага битараф кына карый алмыйм. Әлеге блокаданы кичерүчеләр яшь буынның Ватанны яратуларын, өлкән буынга хөрмәт белән карауларын тели", -  диде Людмила Рыбакова. Зинаида Григорьевна сәяхәт итәргә ярата икән, ләкин хәзер пандемия аркасында кая да булса бару бик кыен. Людмила Рыбакова ветераннар төркеме өчен Чистайга баруны оештырырга вәгъдә итте.

27 гыйнварда Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева да ветеран-блокадниклар белән очрашты. Ул Казан шәһәренең Совет районында яшәүче Ленинград блокадасы ветераннарын котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. «Казанның Совет районында Бөек Ватан сугышының куркыныч вакыйгаларын кичергән бик күп кеше яши. Безнең тарафтан кайгырту һәм игътибар - канлы сугыш афәтләрен кичергән ветераннарыбыз өчен эшли алуыбызның аз өлеше”, - дип билгеләде Алсу Нәбиева.

Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Апас районы мәктәпләрендә булды, анда ата-аналар комитетлары әгъзалары белән бергә кайнар ризык әзерләүне бәяләде. Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова әйтүенчә, бүген мәктәптә 699 бала белем ала. 300 дән артык башлангыч сыйныф укучысы бердәм меню нигезендә бушлай туклана. «Мәктәп ашханәсендә бар да яхшы оештырылган, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Фәнил Баһаветдинов, - менюга табигый продуктлар кертелгән, ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш буенча туклану нормалары сакланган».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International