«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе мәктәптә тукландыруны оештыру мәсьәләсе буенча «кайнар линия» оештыра

2021 елның 29 гыйнвары, җомга, 09:39

2021 елның 2 февралендә Татарстанда “Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның туклануын оештыру турында” кайнар линия эшләячәк. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирәчәк.

Республикада "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе инде гадәтигә әйләнде. Депутатларга гаиләдә җәбер-золым күрү, көнкүрештәге уңайсызлыклар һәм конфликтлар, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын саклау, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, пандемия чорында социаль ярдәм мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр шактый булды. Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмады. 

“Кайнар линия” телефоны - 236-00-71, 8 9393 453 750.

2 февральдә 10нан 17 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International