Бүген Казан шәһәренең Эшмәкәрләр йортында «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» яшьләр профсоюз активының икенче республика форумы узды, анда 200дән артык яшь белгеч, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, профсоюз оешмалары һәм республиканың эшлекле бергәлеге вәкилләре катнашты. Республика җитәкчелеге исеменнән пленар утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле институты 25 ел эшләү дәверендә гражданнарны яклау гаранты булды һәм меңләгән татарстанлыларга ярдәм итте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Кеше хокукларын яклауның заманча тенденцияләре: тәҗрибә, актуаль проблемалар һәм перспективалар» дип аталган конференциядә белдерде.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышы булды, анда делегатлар Татарстан Республикасында парламентаризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, республикадагы иң зур иҗтимагый берләшмә әгъзалары «Татарстан – Яңа гасыр»ның территориаль бүлекләре советлары тәкъдим иткән кандидатураларны алга таба җирле советларга депутатлыкка кандидатлар итеп күрсәтү өчен расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проектларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер юллары буйлап» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс лауреатларын Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, «Сила России» Бөтенроссия спорт марафонының төбәк координаторы Ольга Павлова һәм Татарстанда «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов сәламләде.
Бүген, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Казанның Җиңү паркында шәһәр халкы, яшь гвардиячеләр, «Бердәм Россия» партиясе активистлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм мәктәп укучылары янып торган 40 мең шәм тезеп татар шагыйре, журналист, Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлилнең исемен яздылар. «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган акциядә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутатлары Руслан Шиһабетдинов һәм Тимур Камалетдинов катнашты.
үген Казанның Киров районындагы Аккош күле буенда халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе узды. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында төбәк Думасы Рәисе Игорь Ляхов җитәкчелегендәге Смоленск өлкәсе делегациясе дә бар иде.
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Смоленск өлкә Думасы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка әлеге закон чыгару органнары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Ляхов кул куйды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, СВО зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр, республика шәһәрләрендә милли бәйрәм Сабантуйда катнаштылар.
«Медиалогия» компаниясе Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнары башлыкларының 2025 елның маена медиарейтингын тәкъдим итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округының барлык закон чыгару органнары башлыклары арасында лидер булды.