Марат Әхмәтов: "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары институты 25 ел эчендә меңләгән кешегә ярдәм итте"

2025 елның 24 июне, сишәмбе, 15:49

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле институты 25 ел эшләү дәверендә гражданнарны яклау гаранты булды һәм меңләгән татарстанлыларга ярдәм итте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Кеше хокукларын яклауның заманча тенденцияләре: тәҗрибә, актуаль проблемалар һәм перспективалар» дип аталган конференциядә белдерде.

"Татарстанда омбудсмен институтының 25 еллык эшчәнлеге аның кеше хокукларын һәм ирекләрен дәүләт яклавы гаранты булуын күрсәтте. Республика хокук яклау институты эшли башлаганнан бирле меңләгән татарстанлыларга үз хокукларын торгызырга ярдәм итте һәм җәмәгатьчелектә абруй һәм ышаныч казанды", – диде Марат Әхмәтов.

Парламентарий әйтүенчә, ике ярым дистә ел эчендә хокук яклау институты тарафыннан төрле практикалар да сынап каралган. “Шул ук вакытта институт даими рәвештә үз- үзен камилләштерүен һәм сыйфатлырак эшләү өчен яңа практикалар эшләвен дәвам итә", – дип йомгаклады сүзен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International