Казанның Җиңү паркында "Сугышның утлы картинасы"н яздылар

2025 елның 21 июне, шимбә, 23:37

Бүген, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Казанның Җиңү паркында шәһәр халкы, яшь гвардиячеләр, «Бердәм Россия» партиясе активистлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм мәктәп укучылары янып торган 40 мең шәм тезеп татар шагыйре, журналист, Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлилнең исемен яздылар. «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган акциядә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутатлары Руслан Шиһабетдинов һәм Тимур Камалетдинов катнашты.

Тантана колоннада янында урнаштырылган зур экраннарда трансляцияләнде. Акциядә катнашучылар өчен Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты коллективлары башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады. Чара азагында бер минут тынлык игълан ителде.

"Бу көн без сугыш вакытында һәлак булганнарның барысын да искә алырга тиеш, ә алар күп – 30 миллион кеше. Шул исәптән йөзләрчә мең татарстанлы. Фронтка киткән һәр икенче якташыбыз өенә әйләнеп кайтмады. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында без җиңүчеләр буыны өчен аерым горурлык һәм ватандашларыбыз кичергән югалту ачысын тоябыз. Без геройлар истәлегенә шәмнәр кабыздык, алар ярдәмендә безнең  күк йөзе чиста зәңгәр.  Безнең бурыч – балаларыбыз тынычлыкта, чәчәк атучы матур илдә яшәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү», – дип ассызыклады Ольга Воронова акциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул мондый чараларның яшьләр арасында патриотизм тәрбияләүдә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Ул еллардагы фаҗига турында һәркем белсен һәм аның кабатлануына юл куймасын өчен, ата-бабаларыбызның батырлыклары тарихы буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, дип ассызыклады депутат.

Руслан Шиһабетдинов акциянең Казанда алтынчы мәртәбә узуы турында сөйләде. "Без бу проектны гамәлгә ашыруга аеруча дулкынланып карыйбыз, – дип билгеләде ул.  – Муса Җәлил – ныклы ихтыяр һәм Җиңү символы.  Вакыйганың шулкадәр күп кешене берләштерүе күңелле. Акциядә катнашучылар арасында – студентлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Казан халкы һәм кунаклары. Хәтта паркта йөрүчеләр дә үтеп китә алмадылар һәм безнең героик бабаларыбыз хөрмәтенә шәмнәр кабыздылар».

«Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин шушы көннәрдә ЛХРдан кайтты, Татарстан делегациясе составында ул яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм илтүдә катнашты.  Марат Сәмигулин Лисичанск һәм Рубежноеда ничек тарихи хәтерне саклаулары турында сөйләде.

"Бу шәһәрләрнең халкы ниндидер могҗиза белән үз вакытында  куелган урыныннан  алынган берничә һәйкәлне саклап кала алган. Кемдер аларны пөхтә итеп яшергән, юк ителүдән коткарган. Монументлар барысы да үз урыннарына кайтты. Аерым алганда, узган ел Лисичанскида Советлар Союзы маршалы Климент Ворошиловка һәйкәл ачтылар. Бу һәйкәлләр итәгендә һәрвакыт чәчәкләр ята. Биредә бик күп чаралар уза, шул исәптән балалар һәм яшьләр өчен дә», –  дип сөйләде Марат Сәмигуллин.

"Хәтер һәм кайгы көне илебез өчен, республикабыз өчен, бигрәк тә үсеп килүче буын өчен бик мөһим. Без тагын бер тапкыр бөтен дөньяга совет солдатларының батырлыгы һәм безнең Җиңүне нинди бәягә яулавыбыз турында искә төшерергә тиеш. Яшьләрнең шундый масштаблы акцияләр уздыруы сөендерә,  –  дип басым ясады РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон. – Яшь гвардиячеләр бүген зур эш башкаралар –  яңа геройларга – махсус операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм итәләр: маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, гуманитар миссияләр белән яңа төбәкләргә йөриләр. Безнең яклаучыларга ярдәм һәм күңел җылысы кирәк!»

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» тарафыннан партия ярдәме белән оештырылган традицион чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә барлык герой-шәһәрләрдә, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә уза. Быел 220дән артык утлы инсталляция барлыкка килде. Акцияне үткәрүнең иң көньяк ноктасы - Австралия шәһәрләре, иң төньяк ноктасы – Красноярск краеның Дудинкасы һәм Мурманск өлкәсенең Заполярный шәһәре. Акциянең үзәк мәйданчыгы – Мәскәүдә Җиңү музее. Анда меңләгән шәмнән «Ватан-Ана чакыра» скульптурасының силуэтын – Ватанны саклаучы ел символын тезгәннәр. Казанның "Сугышның утлы картинасы" илдә иң зурлардан санала.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International