Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
май, 2025 ел
чәршәмбе

Даими рәвештә уздырыла торган социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы елларда коррупция Татарстан гражданнарын иң борчыган мәсьәләләр исемлегеннән чыккан. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган коррупциягә каршы сәясәт буенча сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.

Бүген Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә Смоленск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары – төбәк Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Татарстанның Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинны соңгы юлга озаттылар.  Хушлашу мәрәсимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин, Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляхов, Хөкүмәт әгъзалары һәм ике төбәкнең парламентлары депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


13
май, 2025 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы депутатлары РФ Административ хокук бозулар кодексына Россиядән читтә административ хокук бозу кылган затларны җаваплылыкка тарту кагыйдәләрен ачыклау өлешендә төзәтмәләрне беренче укылышта кабул иттеләр.


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар архитектура-тарихи музей-тыюлыгында булды. Мәртәбәле кунакны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиле Турко Даудов озата йөрде.

Бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында булды, анда кунакка Татарстан Республикасының икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр. ИХО генераль секретарен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.

Бүген ЛХР халкы республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим датаны – Луганск Халык Республикасының Дәүләт суверенитетын игълан итүгә 11 ел тулуны билгеләп үтә. Луганск халкын мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


11
май, 2025 ел
якшәмбе

Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха килде. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.


9
май, 2025 ел
җомга

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Үлемсез полк" йөреше узды. Акциядә Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Алар кулларына Бөек Ватан сугышы геройлары, ветераннары һәм катнашучыларының портретларын күтәреп бардылар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан котлау телеграммасы килде. Федераль парламентның түбән палатасы җитәкчесе татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлый.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International