Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре «Үлемсез полк» бөтенроссия акциясендә катнашты

2025 елның 9 мае, җомга, 21:38

Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Үлемсез полк" йөреше узды. Акциядә Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Алар кулларына Бөек Ватан сугышы геройлары, ветераннары һәм катнашучыларының портретларын күтәреп бардылар.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Үлемсез полк» акциясендә катнашты, аның кулында әтисе Әхмәтов Гата Хаҗиәхмәт улы портреты иде.

Законлылык тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков "Үлемсез полк" йөрешенә үзенең туганы Андреев Михаил Васильевичның портретын алып чыккан иде.

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова үзенең бабасы Митрофанов Александр Мироновичның портретын күтәреп йөрде.

Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов әнисе ягыннан бабасы Мәрдәншин Мөбарәкша Мәрдәншә  улын искә алды. 

Дмитрий Анисимов үзенең бабасы Найденов Василий Сергеевич портретларын алып килде

Татарстан башкаласында маршрутның озынлыгы 2,1 км тәшкил итте. Быел "Үлемсез полк" акциясе 150 мең кешене берләштерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International