Бүген Казанда, «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесенә йомгак ясалды. Инде 30 елдан артык вакыт дәвамында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителә. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен, республиканың иң яхшы хатын-кызларын якынлашып килүче Яз бәйрәме белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Быел март аенда республика Дәүләт Советына 30 ел тула. 1995 елның 30 мартында Татарстан АССР Югары Советының хокукый варисы булган беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы була.
Бүген Казанда «Ливадия-Татарстан» шифаханәсе базасында эшләүче хатын-кызларның «Хатын-кыз сәламәтлеге» II Республика форумы узды, аны уздыру инициативасы белән Татарстан Профсоюзлар федерациясе әгъзалары чыккан иде. Форум кысаларында ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсенең һәм Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе Генераль советының Эшләүче хатын-кызларның социаль-икътисадый хокукларын яклау буенча даими комиссиясенең уртак утырышы булды. Парламентарийлар икътисадның җитештерү һәм башка өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларга өстәмә социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Уртак утырышта РФ ФС Дәүләт Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары Елена Кузьмичева, Ирина Терентьева, Светлана Захарова, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Рузилә Тимергалиева һәм Илдар Шамилов катнашты.
Бүген Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар федераль министрлар һәм Россия Федарациясе субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук җәмәгать транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне үстерү чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты Беларусь Республикасы Милли Собраниесе каршындагы Яшьләр советы (парламенты) белән берлектә «Безнең Бөек Җиңүгә 80 ел» халыкара проектын эшләтеп җибәрде.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге бүген муниципаль депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә старт бирде. Партиянең төбәк сәяси советы президиумы «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәләренә алдан тавыш бирү вәкаләтләрен тапшыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, Татарстанда җирле үзидарә органнарына депутат итеп күрсәтү өчен кандидатларны билгеләү буенча праймериз башланды.
Казанның Черек күл паркында бүген «Май чабу» республика славян мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр. Республика җитәкчелеге исеменнән казанлыларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.
Татарстанда парламент дәресләре декадасы тәмамланды, ул 17-28 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында узды. Быел парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».
Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бүген Халык иҗаты йортында узган утырышта районның 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде, ул Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән уздырылды. Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Елена Кузьмичева, Алсу Надршина, Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кәдермәтова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская җавап бирде. Депутатларга һәм профильле ведомстволар белгечләренә ярдәм һәм консультация сорап 75 татарстанлы мөрәҗәгать итте.