Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» мәктәпләр төзүне һәм ремонтлауны контрольдә тота»

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе, 15:32

Быел «Бердәм Россия» һәм мәгариф министрлыгы гамәлгә ашыра торган Президент программасында 1277 мәктәп, 142 балалар бакчасы һәм 132 көллият катнаша. 33 объект буенча контрактлар төзелмәгән, дип хәбәр итте партиянең Генсовет секретаре Владимир Якушев мәгариф министры Сергей Кравцов, «Яңа мәктәп» партия проекты координаторы Алена Аршинова һәм төбәкләр вәкилләре белән очрашуда.

Видеоэлемтә режимындагы киңәшмәдә «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, «Яңа мәктәп» партия проектының Иҗтимагый советы әгъзасы Рөстәм Хәйбрахманов катнашты.

«Кайбер контрактлар имзалануда. Кайбер конкурс документлары соңга калып урнаштырылган. Әмма конкурс процедуралары әле игълан ителмәгән объектлар да бар.  «Кызыл зонада» – Томск, Тамбов, Липецк өлкәләре, Ставрополь һәм Краснодар крае, Ненец автономияле округы», – дип белдерде Владимир Якушев.

Яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү турында сөйләгәндә, Владимир Якушев хәбәр иткәнчә, планлаштырылган объектларның яртысына контракт төзелгән.

"Барлыгы 67 мәктәп һәм 57 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 11 төбәктә мәктәпләр төзүгә конкурс әлегә кадәр игълан ителмәгән, 6 төбәктә – балалар бакчаларына. Ремонттан аермалы буларак, монда сроклар алай янмый. Күпчелек объектларны 2026-2027 елларда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Әмма мондый тоткарлыклардан бөтен эш комплексы буенча артта калулар башлана да инде», – дип аңлатты ул.

Мәгариф министры Сергей Кравцов үз чиратында кайбер объектлар буенча куркынычларны билгеләде һәм 17 төбәкнең эшләрне башкаруга яңа контрактлар төземәвен ассызыклады: бу Краснодар крае, Томск өлкәсе, Донецк Халык Республикасы, Тверь, Ульяновск, Курск, Тула, Липецк, Омск, Калуга, Тамбов өлкәләре, Ставрополь крае, Карелия, Чукотка автономияле округы.

«Без бу хакта берничә тапкыр әйттек, бюджет финанславын кыскарту чаралары булачак. Әмма барлык объектлар да үтәләчәк, төбәк акчалары хисабына төзелеп бетәчәк», – диде ул.

Министр контракт кампаниясен тәмамлау өчен срокны май ахырына кадәр билгеләргә тәкъдим итте. «Бердәм Россия» Генсоветы секретаре Владимир Якушев инициативаны хуплады.

Сергей Кравцов шулай ук төзелештән һәм капиталь ремонттан соң мәктәпләрне сафка бастыру буенча бурычлы төбәкләрне атады: болар -  Вологда, Кемерово, Киров, Курск, Новосибирск, Ростов, Сахалин өлкәләре, Ненец автономияле округы, шулай ук Башкортстанда, Приморье һәм Хабаровск крайларында, Иркутск, Киров, Новосибирск өлкәләрендә 2022-2023 елларда төзелеп бетмәгән объектлар бар.

Ахырда Владимир Якушев «Бердәм Россия»гә төбәк һәм муниципаль хакимиятләргә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү эшләрен контрольдә тотарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә кушты. Генсовет секретаре бу эштә ата-аналар җәмәгатьчелегенең катнашуына аерым игътибар юнәлтте.

«Мондый очрашулар даими уздырыла, һәм бу тагын бер кат «Бердәм Россия»нең, парламент күпчелеге партиясе буларак, мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлек мәсьәләләрен үз контролендә тотуын раслый», – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бүгенге утырыш барышында республикага карата кисәтүләр һәм сораулар килмәвен ассызыклап.

Партиянең төбәк бүлеге Секретаре ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына проект-смета документларын вакытында әзерләгәннәре, яңа объектларны районнардагы җирлеккә бәйләгәннәре һәм федераль үзәктән һәм Татарстаннан финанслау мәсьәләләрендә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләләргә республика хакимиятенең, Татарстан Хөкүмәтенең җитди мөнәсәбәтен ассызыклады һәм мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешен һәм ремонтын контрольдә тотуга ата-аналар бергәлеген тагын да активрак җәлеп итәргә өндәде.

«Бу юнәлешкә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү бик мөһим. Мәктәп ул безнең яшьләр күнекмәләр ала торган, белем, диплом, өлгергәнлек аттестаты гына түгел, ә тәрбия дә ала торган, зур, җитди тормышка әзерли торган объект. Республикада моны аңлау бар», – дип басым ясады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, бүген республикада ике зур мәктәп төзелә – Казанда һәм Чаллыда,  һәрберсе 1224 урынга исәпләнгән: «Бик зур объектлар,  мин әлеге төзелешләргә төзелеш һәм мәгариф министрлыкларының аерым игътибарын юнәлтүен сорыйм». Шулай ук «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре министрлык вәкилләрен мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга игътибар итәргә өндәде.

«Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм  проектлары кысаларында республикада ике мәктәп төзүдән тыш, Көек авылында һәм Октябрьский бистәсендә ике балалар бакчасы төзелә.  РФнең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү буенча быел 10 гомуми белем бирү оешмасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шулай ук Казанның ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла, ә Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында Сарман аграр көллиятен, Чаллы политехник көллиятен һәм Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятен яңартачаклар.

Мәгариф министрлыгы белән бергә «Бердәм Россия» гамәлгә ашыра торган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы партиянең Халык программасына керә һәм 2021 елда «Бердәм Россия» съездында Президент Владимир Путин инициативасы белән чыкты. Эшләрнең барлык этапларын – проекттан алып кабул итүгә кадәр – Дәүләт Думасы депутатлары, партиядән сенаторлар, ата-аналар һәм педагоглар катнашында Иҗтимагый штаблар контрольдә тота.

Гомумән алганда, программаны гамәлгә ашыру буенча 2022 елдан башлап 4,9 меңнән артык мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган. Шулай ук партия ярдәме белән Президентның «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 1300 яңа мәктәп төзү турындагы йөкләмәсе вакытыннан алда үтәлгән – 1,6 меңнән артык бина файдалануга тапшырылган. 2019 елдан гомуми куәте 250 меңгә якын урын булган 1,7 меңгә якын балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.

Моннан тыш, «Бердәм Россия» мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау, шулай ук яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү программасын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан акча бүлеп бирүне тәэмин итте. Элегрәк Федераль Җыенга Юлламасында Президент мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын 2030 елга кадәр озайтырга, шулай ук аны балалар бакчаларына, көллиятләргә, югары уку йортларының тулай торакларына киңәйтергә кушкан иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International