Казанфорумның хатын-кызлар трегы: бөтен дөнья хатын-кызлары матурлык индустриясендә уңышлы тарихлары белән уртаклаша

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе, 19:25

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Дөнья ямьләү: матурлык һәм иҗат индустриясе икътисады» сессиясе булды.  «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында хатын-кыз лидерлыгының уңышлы мисаллары турында сөйләштеләр.  Сессиянең модераторы булып Икътисадый эшлекле хатын-кызлар советы һәм Мисыр сәүдә палаталары Федерациясе (FEDCOC) президенты Рим Сиам чыгыш ясады. Сессия эшендә РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко, Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Светлана Захарова һәм Рима Мөхәммәдшина катнашты.

Матурлык һәм иҗат индустриясе – икътисадның динамикалы үсә торган секторы, анда хатын-кызлар эшмәкәрләр сыйфатында да, креатив лидерлар сыйфатында да төп роль уйный, дип ассызыкладылар әлеге секторның үсеш перспективалары турында фикер алышуга багышланган сессия спикерлары.

«Дөнья ямьләү» сессиясе  –  бизнес платформа гына түгел, ә илһам эшмәкәрлеккә әверелә торган, традицияләр инновация белән очраша торган киңлек тә, – дип билгеләде Рим Сиам, – бу хатын-кызлар заманча дөньяны булдыра һәм трансформалаштыра ала торган урын. Әлеге мәйданчыкта без идеяләрнең брендларга ничек әверелүен, хатын-кызлар лидерлыгының стиль генә түгел, ә киләчәк икътисадын да ничек тудыруын тикшерәбез». 

РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко хатын-кызларның сәясәттә һәм икътисадта катнашуы иҗтимагый үсешнең төп факторына әверелүен билгеләп үтте.  Аның әйтүенчә, хатын-кызларны иҗтимагый эшчәнлеккә актив кертү бөтен дөнья дәүләтләренең, шул исәптән мода индустриясенең тизләтелгән икътисадый үсешенә ярдәм итә.

«Мода һәм дизайн бары тик  “хатын - кыз йөзле" генә дигән гомум кабул ителгән фикергә карамастан, заманча индустриаль өлкә көчле идарә итү сыйфатларын һәм  эшлеклелек  таләп итә,  – дип ассызыклады Инна Святенко сессиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Уңышлы карьера өчен талантлы рәссам яки дизайнер булу гына җитми, команда белән җитәкчелек итә белергә, стратегия төзи белергә һәм бөтен дөнья хатын-кызлары яхшы башкара ала торган бурычларны хәл итә белергә кирәк». 

Россия парламентының югары палатасы вице-спикеры шулай ук халыкара мәдәни-агарту икътисадый проекты, «Мода бердәмлеге» форумы турында сөйләде, ул ел саен Санкт-Петербургта уза һәм бер мәйданчыкта БДБ дәүләтләренең җиңел сәнәгать һәм мода бизнесы вәкилләрен берләштерә. Инна Святенко хатын-кызлар бергәлеге вәкилләрен бу елның октябрендә узачак форумда катнашырга чакырды. 

Төрле илләрнең экспертлары «Дөньяны ямьләү: матурлык һәм иҗат индустриясе икътисады» сессиясендә үзләренең уңыш серләре белән уртаклаштылар. Галерист, Мароккодан сәнгать кураторы Мурьем Химмич матурлыгы һәм шатлыгы белән иҗат аша уртаклашуын билгеләп үтте. "Уңышның чын сере бөтенләй статуста түгел, ә энтузиазмда, мавыгуда һәм гүзәллекнең эчке тойгысында. Нәкъ менә камилләшү теләге һәм үз хыялларыңа ышану алга таба барырга һәм шедеврлар тудырырга ярдәм итә", –  дип сөйләде ул, аудитория алдында чыгыш ясаганда.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, сессиягә йомгак ясап, бүгенге хатын-кызларның карьерада гына түгел, гаилә тормышында да үрнәк булуларын билгеләп үтте. «Без бөтен дөнья хатын-кызларының һөнәри яктан гына түгел, гаилә учагын тугры саклаучылар булып калуларын күрдек, – дип басым ясады Светлана Захарова. – Хәзерге ханымнарның уңышы матди казанышларда гына түгел, ә балаларга мәхәббәт, җылылык һәм әхлакый кыйммәтләрне тапшыру сәләтендә дә. Балалар турында кайгырту, тормыш иптәшенең ярдәм итүе һәм ата-аналарга карата кайгыртучан мөнәсәбәт аларны чын үрнәк итә».

Сессия эшендә Montaha Couture мода йортына нигез салучы, традицияләрне һәм авангардны берләштерүче коллекцияләре белән танылган Монтаха ал Аджил (Күвәйт), галерист һәм куратор, Төньяк Африканың классикасы һәм заманча сәнгате арасында диалог үткәрүче Мурьем Химмич (Марокко), Әмирлекләрнең Эшлекле хатын-кызлар советы идарәсе әгъзасы Футайм Әл Шеххи (БГӘ) һәм башкалар катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International