Владимир Путин Җиңү көне белән котлау юллады

2025 елның 9 мае, җомга, 09:46

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Җиңү көне белән котлау юллады.

Сезне истәлекле, чын мәгънәсендә тарихи вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм. Батырлык, ихтыяр көче һәм көчле рух  ата-бабаларыбызга Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калырга, нацизмны юкка чыгарырга, Европаны һәм дөньяны коткарырга ярдәм итте. Безнең әхлакый, патриотик бурычыбыз - аларның үлемсез батырлыгына лаеклы булу, Россиягә намус белән хезмәт итү”, - диелә котлауда.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International