Татарстанлыларны Җиңү бәйрәме белән Вячеслав Володин котлады

2025 елның 9 мае, җомга, 10:09

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан котлау телеграммасы килде. Федераль парламентның түбән палатасы җитәкчесе татарстанлыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлый.

"9 май - безнең күпмилләтле халкыбыз батырлыгын гәүдәләндерүче изге бәйрәм,үз гомерләрен корбан итеп Ватанны саклаган солдатларның һәм офицерларның батырлыгы, кыюлыгы һәм фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткән тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге, - диелә Вячеслав Володин телеграммасында. - Илебезне фашизмнан коткарган, миллионлаган кешегә ирек биргән җиңүчеләр буынына чиксез рәхмәт! Җиңүнең нинди бәя белән ирешелгәнен, каһарманнар турында хәтерне хөрмәтләү, тарихи дөреслекне саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез. Җиңү көне белән!"

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International