Юрий Камалтынов: "Коррупция татарстанлыларны борчыган мәсьәләләр исемлегеннән чыкты"

2025 елның 14 мае, чәршәмбе, 14:50

Даими рәвештә уздырыла торган социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы елларда коррупция Татарстан гражданнарын иң борчыган мәсьәләләр исемлегеннән чыккан. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган коррупциягә каршы сәясәт буенча сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.

«Топ-10да ул юк. Бу проблемалар юк дигәнне аңлатмый, әмма без халыктан кире элемтә буенча безнең системаның ничек эшләвен күзәтә алабыз", - дип аңлатты Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов әйтүенчә, башкарма хакимият органнарының муниципаль дәрәҗәдә төгәл төзелгән эше Татарстанга тотрыклылык булдыруга һәм үсешне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. «Без республикабызның Россиядә коррупциягә каршы торуның хокукый базасын формалаштыру белән ныклап шөгыльләнгән беренче төбәкләрнең берсе булуы белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Үз чиратында Россия Президентының Дәүләт хезмәте, кадрлар һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре идарәсе референты Виталий Белинский билгеләп үткәнчә, Татарстан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча лидер төбәкләр рәтендә тора.

«Татарстан – коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда лидер төбәкләрнең берсе: сатып алулар һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча үтә күренмәлелек өчен цифрлы платформалар кертү, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, белем бирү программаларын гамәлгә ашыру һәм башкалар», – дип белдерде ул сессиядә катнашучыларга адресланган видео сәламләүдә.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International