Яңалыклар

8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы комитетларында ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карау башланды. Һәр комитет документны үзенең профильле юнәлешләре буенча карый, бүген документ Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында тәкъдим ителде.


20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында комитет каршындагы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы булды. Комитет әгъзаларына республика чикләренең урыны билгеләнүгә бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарын үтәүнең барышы турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.



6
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясенең күрше субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар ТРның аерым закон актларына һәм муниципаль хезмәт турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясен формалаштыру, республиканың территориаль чикләрен үзгәртү турында ТР законнары проектлары, шулай ук ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре  каралды. Утырышның көн тәртибенә шулай ук Федераль закон проектлары да кертелгән иде.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында Карар кабул ителде.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Чаллы шәһәре территориясен 1582 квадрат метрга арттырырга тәкъдим иттеләр. Муниципаль берәмлек территориясен үзгәртү итыяҗы төзелгән торак йортның шәһәр читенә чыгуы белән бәйле барлыкка килде. Бу хакта бүген Чаллы башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында социаль өлкәдәге хезмәт хакы төп мәсьәләләрнең берсе булды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International