Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты эшендә катнашу өчен килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Гутерриш әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министры Максим Рыженков һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник бүген «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Исегезгә төшерәбез, күргәзмә БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитына багышланган. Кунакларны Татарстан Республикасы вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм республика муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин озатып йөрделәр.
Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Казанга килде. Визитның төп максаты – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитында катнашу. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Сассу-Нгессо әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Казанга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Генераль Секретаре Чжан Мин килде. Мәртәбәле кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Казанга БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының XVI саммитында катнашу өчен Лаос Президенты Тхонглун Сисулит килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Лаос Президентын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Азәрбайҗан Республикасының Россиядәге илчесе Рахман Мостафаев БРИКСның XVI саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсен карады. Күргәзмә Дәүләт Советы мәйданчыгында оештырылды.
Бүген Казанга БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының XVI саммитында катнашу өчен Мавритания Президенты Мөхәммәд әл Шәйх әл Газуани килде. Кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Казанга Сербия вице-премьеры Александр Ваулин килде. Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Вулин әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Бүген Малайзиянең Россия Федерациясендәге Илчесе Чеонг Лун Лаи «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли.
Эфиопия Федератив Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Делегация составында –эфиопиянең тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.