Бүген Баулы районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиядән тәкъдим ителәчәк җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды. Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау быел сентябрь аенда узачак.
Бүген Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Совет һәм I–V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевны искә алу кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советында РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җитәкчелегендә Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы, шулай ук Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, профильле министрлык вәкилләре катнашты.
Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм комиссиясе утырышында геосәяси чынбарлык контекстында Россия Федерациясе Президентын сайлауга йомгак ясалды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр БРИКСта Россия рәислегенең концептуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырышта видеоконференция режимында Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, партиянең Генераль Советы комиссиясе әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Дәүләт Советында, КПРФ парламент фракциясе әгъзалары инициативасы белән, "Идел буе федераль округы буенча торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында" дигән конференция узды. Түгәрәк өстәл форматында уздырылган конференция эшендә Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары һәм ТР муниципалитетлар советлары депутатлары, шулай ук республика башкарма хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле өченче утырышы 19 апрельдә 10.00 сәгатьтә ачыла. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 6 федераль закон проектын карарга планлаштыралар.
Апрель аенда Дәүләт Советының илле икенче утырышында кабул ителгән яңа законнар үз көченә керә. Хәзер ышанычсыз дип саналган бурычларны закон нигезендә гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Күпбалалы гаиләләргә ташламалар гаиләдәге олы бала (әмма 23 яшькә кадәр генә) уку йортының көндезге бүлегендә укуын тәмамлаганчы гамәлдә булачак. Шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм массакүләм спортны үстерүне күздә тоткан законнар үз көченә керә. Яңа законнарны тәфсилләбрәк аңлатабыз.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, хәйрия акцияләрендә катнаштылар, шулай ук ветераннар белән очраштылар.