Транспорт салымы турындагы республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты Транспорт салымы буенча электр двигательләре белән генә җиһазландырылган транспорт чаралары хуҗаларына ташлама бирә.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында һәм ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында республика законнары проектлары беренче укылышта кабул ителде. Аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Закон проекты Бюджет кодексына Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, раслау һәм гамәлгә ашыру тәртибен регламентлаүчы үзгәрешләр кертә.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать судьясына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.
Бүген сәгать уникедә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 18 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 12 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.
Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында юлламасы.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының кырык җиденче утырышының көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырыш эшендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык Юлламасы алдыннан Дәүләт Советында узган киңәшмәдә 2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына республиканың социаль-икътисадый үсешен һәм берләштерелгән бюджетын фаразлауның төп параметрлары, шулай ук республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.
Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды, анда Азиянең кайбер илләреннән хокук яклаучылар, Россия төбәкләреннән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, федераль һәм республика хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Конференция бу көннәрдә Казанда уза торган Азия Омбудсменнары ассоциациясе Генераль Ассамблеясының XVII утырышы кысаларында оештырылган. Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Омбудсменнарның Азия ассоциациясе директорлар советы әгъзалары белән очрашты. Омбудсменнар Татарстанга Азия омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясе утырышында һәм «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашу өчен килделәр. Чаралар шушы көннәрдә Казанда уза.
Бүген, Танкистлар көне алдыннан, Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында беренче курс курсантларының хәрби ант бирүенә багышланган тантана узды. Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танк училищесы курсантларын һәм укытучыларын, булачак танкистларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады.