Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Менделеевск районы хисап сессиясендә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш парламент башлыгы капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган балалар сырхауханәсе һәм 3 нче урта мәктәптә булды.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук шәһәр һәм район советларының хисап сессияләрендә катнашты.


25
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә 121 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы укучылары, “ТИСБИ” идарә университеты өчен сайлау хокукы дәресе узды.  Мәктәп укучылары һәм студентлар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин аралашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында бүген Дүшәнбедә узган "Таҗикстан - Россия: регионара хезмәттәшлек потенциалы" парламентара форумы эшендә катнашты. Парламентарийлар Россия-Таҗикстан хезмәттәшлеге, парламент, икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән аралашу онлайн форматта узды.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Җәмгыятьнең игътибарын телләрнең күптөрлелеген саклау мәсьәләсенә юнәлтү максатларында ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы хуплаган бу истәлекле көн 1999 елдан башлап җир шарының барлык тарафларында да билгеләп үтелә.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы Советларының уртак утырышы узды.  Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Идел буе федераль округы закон чыгару органнары хатын-кыз депутатларының дискуссион мәйданчыкларының V утырышында катнашты, ул видеоконференцэлемтә режимында узды. Сүз ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында барды. Утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин федерация президиумы утырышын уздырды. Анда әлеге иҗтимагый оешманың чираттагы хисап-сайлау конференциясен 2 мартта Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында үткәрү турында карар кабул ителде.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районында булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган балалар сәнгать мәктәбен карады, районда авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерү ничек җайга салынуы белән танышты, шулай ук район Советының хисап сессиясендә катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International