Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы контроль мәсьәлә каралды. Депутатлар шулай ук җәмәгать судьяларына кандидатларны да хуплады.

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийларга ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2021 елда балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклады тәкъдим ителде. Моннан тыш, депутатлар физик культура һәм спорт турында һәм һөнәри берлекләр турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук район һәм шәһәр советларының хисап утырышларында, гражданнар җыеннарында катнашты.


4
март, 2022 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Катнашучылар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны тыңладылар, шулай ук "Гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында" республика закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе торак-коммуналь хуҗалык проблемалары,  энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында түгәрәк өстәл үткәрде.  Депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, энергия челтәре оешмалары, шулай ук җәмәгать оешмалары вәкилләре белән бергә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган  «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең киңәйтелгән утырышында социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Сүз, аерым алганда, балаларга социаль түләүләр, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга айлык түләүләр, яшь гаиләләргә ярдәм турында барды. Моннан тыш, парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре социаль контрактлар эше механизмнарын карады. Түгәрәк өстәл эше турыдан-туры эфирда Инстаграм социаль челтәрендә трансляцияләнде. Моннан тыш, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре утырышта видеоэлемтә буенча катнашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлегенең сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашыру буенча комиссиясенең утырышын уздырды. Анда республика Хөкүмәте карары белән расланган "Наказларны үтәү буенча юл картасы" анализланды һәм кертелгән чараларны тормышка ашыруны активлаштыру буенча башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәр бирелде.

Бүген Казанда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында «Хатын-кыз мәсьәләсе» кайнар линиясе эшли. Татарстанлылар гаиләдә,  көнкүрештә көч куллану, көнкүрештәге уңайсызлыклар һәм конфликтлар, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын саклау, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләрне социаль ярдәм һәм пенсия белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыша ала.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 106 нчы балалар бакчасы базасында "Татарстан республикасында мәктәпкәчә белем бирү системасы: үсеш торышы һәм перспективалары" дигән түгәрәк өстәл узды, ул «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылды.

Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие"  берләшмәсе әгъзалары күчмә утырышта хатын-кыз сәламәтлеге һәм актив озын гомер мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, ул Казандагы Су спорты сараенда түгәрәк өстәл форматында узды. Утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International