Округларда депутатлар атнасы

2022 елның 9 марты, чәршәмбе, 09:10

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук район һәм шәһәр советларының хисап утырышларында, гражданнар җыеннарында катнашты.

3 март көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан шәһәре Совет районы укытучылары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Яз бәйрәме белән мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин котлады.

3 март көнне Казанда Дәүләт Советы депутатлары Рамил Әхмәтов һәм Светлана Вострикова ярдәме белән бадминтон буенча турнир узды. Татарстан бадминтон җыелма командасы әгъзалары Мария Малыгина һәм Алина Романко турнирның мәртәбәле кунаклары булды. Ярышлар Олимпия системасы буенча оештырылды.

28 февральдә Питрәч районы советының хисап утырышы узды, анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. "Муниципалитет күрсәткечләре 17 позициягә яхшырган. 2020 елда 24 нче урыннан Питрәч районы 2021 ел йомгаклары буенча 7 нче урынга күтәрелә алды, - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов, - әмма барлык уңай күрсәткечләргә карамастан, иң мөһим проблемаларның берсе – халыкның керемнәре түбән дәрәҗәдә булу".

25 февральдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Әгерҗе районы советының хисап утырышында катнашты. Депутат сүзләренә караганда, районда төп бурычларның берсе - автомобиль һәм тимер юл транспорты киселешендә логистик сәнәгать паркы төзү. Проект 2022 елга Татарстан Республикасының өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелгән. Шул ук көнне депутат яңа поликлиника, шәһәр мунчасы һәм квартал котельный эшчәнлеге белән танышты.

25 февральдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр советы утырышында катнашты. Парламентарийлар 2021 елда эшкә нәтиҗә ясады һәм 2022 елга планнарны билгеләде. Утырыш башланганчы депутат Чаллы предприятиеләре һәм оешмалары продукциясе күргәзмәсен карады, анда үзенең инновацион эшләнмәләрен, технологияләрен һәм казанышларын 20 дән артык оешма тәкъдим иткән иде. Күпчелек проектлар - цифрлаштыру өлкәсендә.  Аерым алганда, FotoFinder диагностика комплексы тәкъдим ителде, ул тире яман шеше диагнозын мөмкин кадәр дөрес кую өчен кирәкле инструментлар бирә. Күргәзмәдә шулай ук каты авырулар өчен "Ярдәм" беренче шәхси пансионаты проекты да тәкъдим ителде.

25 февральдә Мамадыш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Ул авыл хезмәтчәннәренә югары нәтиҗәләр һәм намуслы хезмәтләре өчен агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде. «Сез авыл хуҗалыгы нигезләрен ныгытасыз һәм агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешен тәэмин итәсез», - дип басым ясады Марат Әхмәтов.

2021 елда Мамадыш игенчеләре 82 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерделәр, уртача уңыш гектардан 19 центнер тәшкил итә. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук үзләрен аграр тармакта эшләгән ветераннарны да котладылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International