Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы

2022 елның 4 марты, җомга, 17:09

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Катнашучылар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны тыңладылар, шулай ук "Гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында" республика закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны ведомство җитәкчесе Фаяз Шакиров тәкъдим итте. Идарә экологик, геологик һәм җир күзәтчелеген, шулай ук калдыклар белән эш итү һәм атмосфера һавасын саклау өлкәсендә күзәтчелек алып бара.

2021 елда идарә хезмәткәрләре тарафыннан күзәтчелек планлы эшләре кысаларында 155 контроль объекты тикшерелгән. "Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча 1456 хокук бозу ачыкланды. 42,8 млн. сумлык штраф салынды, 80,6% түләтелде», - дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе.

Кайбер предприятиеләрдә сәнәгать һәм төзелеш калдыклары белән эш итү, калдыкларны полигоннарда урнаштыруга лицензияләр булмау, экологик җыемнар буенча түләүләр булмау өлешендә хокук бозулар ачыкланган. «Хокук бозуларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр контрольгә алынды, тиешле чаралар күрелде, бу юнәлештә эш дәвам итә», - дип ышандырды Фаяз Шакиров.

Ведомство хезмәткәрләре әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларга аерым игътибар бирәләр. “Федераль күзәтчелек узарга тиешле шундый 4778 объект дәүләт исәбенә куелган, - дип аңлатты идарә җитәкчесе, - хәзерге вакытта I категорияле 241 объект һәм II категорияле 661 объект күзәтү астында. Республика халкы да битараф калмый. Узган ел идарәгә гражданнарның 1188 мөрәҗәгате кергән, бу 2020 елга караганда ике тапкыр күбрәк".

 «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты кысаларында Куйбышев һәм Чабаксар сусаклагычларының өске суларын мониторинглау эшләре дәвам итә. Ел дәвамында идарә хезмәткәрләре су анализлый. Узган ел 3800 су пробасы алынган.

Россия табигать күзәтчелеге Идел-Кама төбәкара идарәсенең эше турында мәгълүматны тыңлаганнан соң, комитет аны игътибарга алу турында карар кабул итте.

Профильле комитет рәисе Азат Хамаев "Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында" ТР законы проектын тәкъдим итте, аны парламентның якындагы утырышында карау планлаштырыла. Проект депутатлар тарафыннан Азат Хамаев, Таһир Һадиев, Валерий Власов тарафыннан кертелә. Закон проектында гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүенә дәүләт ярдәме чаралары һәм принциплары беркетелә.

Хәзерге вакытта бакчачылык мәсьәләләре федераль закон белән җайга салына, ул субъектларга гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруына бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актлар кабул итү хокукын бирә.

 «Күрсәтелгән өлкәдә законнар белән җайга салуны үстерү максатларында республика закон проекты әзерләнде, - дип билгеләп үтте Азат Хамаев, - ул гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнү өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен, шулай ук әлеге өлкәдә дәүләт ярдәме күрсәтүгә багышланган нигезләмәләрне үз эченә ала».

Закон проекты нигезендә Татарстан Республикасы хакимияте органнары бакчачылыкка һәм яшелчәчелеккә ярдәм итү буенча тиешле республика программаларын кабул итәргә, бакчачылык территориясе чикләрендә җылылык һәм электр энергиясе, су, газ, су чыгару, ягулык белән тәэмин итүне, РФ кануннарында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә ягулык белән тәэмин итүне оештырырга хокуклы.

"Әлеге закон проекты бүген булган мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерә. Без бу мөнәсәбәтләрне шуның белән ныгытабыз, - диде закон проекты авторларының берсе Валерий Власов. - Минемчә, бу зур ярдәм булачак, чөнки закон проекты белән гражданнар тарафыннан бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне алып баруга ярдәм итү буенча республика сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итүче бүлекчә структурасын булдыру каралган".

Бүген утырышта катнашучылар комитет эшенең якынча планын расладылар. Комитет икенче кварталда Минзәлә һәм Кукмара районнарына ике күчмә утырыш уздыруны планлаштыра.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International