Марат Әхмәтов сайлаучылар наказлары буенча чараларны гамәлгә ашыруны активлаштырырга өндәде

2022 елның 2 марты, чәршәмбе, 13:05

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлегенең сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашыру буенча комиссиясенең утырышын уздырды. Анда республика Хөкүмәте карары белән расланган "Наказларны үтәү буенча юл картасы" анализланды һәм кертелгән чараларны тормышка ашыруны активлаштыру буенча башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәр бирелде.

Комиссиянең беренче тапкыр киңәйтелгән форматта узган утырышын ачып, аның рәисе Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, сайлаучылардан 2019 һәм 2020 елларда сайлау кампанияләре барышында килгән наказларын үтәү барышы борчылу тудыра.

Аның сүзләренчә, республика халкыннан территорияләрне төзекләндерү, юлларны төзекләндерү, сәламәтлек саклау, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният, спорт объектлары мәсьәләләре буенча 8,8 мең тирәсе мөрәҗәгать килгән.

 Әмма узган ике ел нәтиҗәләре "юл картасын" үтәлеп бетмәвен күрсәтте", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - 2020 елда 468 чараның 388е үтәлде, бу 82,9 % дигән сүз, 2021 елда 333 чараның 212се үтәлде (63,7 %). Кайбер чараларны гамәлгә ашыру алдагы елларга күчерелгән, ә кайбер наказлар өлешендә - гомумән финанслау чыганаклары билгеләнмәгән".

Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Камил Садриев сайлаучыларның наказлары буенча чараларны тормышка ашыру барышы турында мәгълүмат бирде.

 Чараларның төп өлеше (1536 чара яисә республика юл картасы күләменең 63 %ы) ТР Төзелеш министрлыгына туры килә, дип хәбәр итте ул. Ике ел эчендә планлаштырылган 437 чараның 349 ы башкарылган (79,9%). "Мәдәният" юнәлеше буенча "юл картасына" 138 чара кертелгән, 2020 елда үтәлеш 90% тәшкил иткән, 2021 елда - 41%. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җаваплылыгы юнәлешләре буенча да планнар үтәлмәгән.

Сайлаучыларның наказлары һичшиксез үтәлергә тиеш, дип билгеләп үтте Камил Садриев һәм тармак министрлыкларын республика юл картасының чараларын дәүләт программаларына кертү предметына ревизия үткәрергә чакырды. "Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел!" - дип ассызыклады ул.

Комиссия утырышында катнашкан җитәкчеләр һәм республика министрлыкларының җаваплы вәкилләре "юл картасы" чараларын үтәүне өзү сәбәпләре итеп программаларга керә алмауны һәм финанслау чыганакларының билгесезлеген атады. Шул ук вакытта, аларның сүзләренә караганда, якындагы елларда чараларны гамәлгә ашыру буенча планлы эш алып барыла. 

Сөйләшүгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов республика дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм муниципаль хакимиятләрнең сайлаучыларның күп кенә күрсәтмәләрен гамәлгә ашыру өчен үзара тыгыз хезмәттәшлеге зарурлыгын билгеләп үтте. "Юл картасы" догма түгел, аны төзәтергә мөмкин, - диде ул. - Хәзерге тискәре икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, безгә теге яки бу пунктларны аларның максатчанлыгы һәм өстенлекле булуы ягыннан анализларга кирәк, һәм, мөгаен, безнең планнарга үзгәрешләр кертергә туры килер. Ләкин аларны үтәү өчен җаваплылык бездә кала".

Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, комиссия әгъзалары Александр Тыгин, Айрат Зарипов һәм Ринат Гайзатуллин катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International