Бүген Дәүләт Советында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды, анда парламентарийлар яшьләр эшкуарлыгына дәүләт ярдәме һәм социаль стипендияләр түләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, яшьләр сәясәте турында федераль законны камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр, шулай ук 2021 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнарны билгеләделәр. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дмитрий Шатунов, ИФО закон җыелышлары каршындагы яшьләр парламентлары вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утызынчы утырышы 16 мартта иртәнге сәгать 10 да башлана. Мондый карар бүген Казанда, «Зооцентр» сукбай хайваннар приютында булып кайтканнан соң узган парламент Президиумы утырышында кабул ителде.
Бүген Казанда Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды, анда депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре хайваннар белән эш итү турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Анда депутатлар туган телләр буенча дәреслекләрне үзләштерү һәм федераль исемлеккә кертү проблемаларын хәл итү юллары турында фикер алыштылар һәм кайбер мәсьәләләрне карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең докладын тыңладылар, кайбер федераль закон проектларын карадылар һәм «Конкуренцияне яклау турында» Федераль законның 25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын хупладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта эш сәфәрендә булды, анда Түбән Новгород өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин белән очрашты. Очрашуда 17 мартта Казанда узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 63 нче утырышын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышында күпфатирлы йортларны өлешләп төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш «Грань» төзелеш компаниясе мәйданчыгында узды. Утырыш эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, банклар вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда депутатлар Комитетның 2022 елның икенче кварталына эш планы турында фикер алыштылар, шулай ук Экспертлар советы составына үзгәрешләр кертү турындагы карар проектын һәм кайбер федераль закон проектларын карадылар.
Татарстан Дәүләт Советының һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең законнар чыгару җыеннары хатын-кыз-депутатлары “Бердәм Россия” партиясенең “Халык программасы”н тормышка ашыру буенча үз тәкъдимнәрен кертергә ниятли. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясендә кешеләрдән җыелган наказлар буенча булдырылган программа бу. Моннан тыш, парламентарийлар санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында фикер алышачак. Бу хакта бүген РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары һәм муниципаль парламентлар вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узган Идел буе федераль округы закон чыгару җыелышларының хатын-кызлар-депутатларының стратегик сессиясенең пленар утырышында билгеле булды.
Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФ чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук кайбер республика закон проектларына үзгәрешләр дә каралды.