Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2022 елның 9 марты, чәршәмбе, 15:51

Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФ чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук кайбер республика закон проектларына үзгәрешләр дә каралды.

Татарстан Республикасы чикләрен кадастр исәбенә кую эшләре барышы турында республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин сөйләде. Бүгенге көндә Татарстан Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Оренбург, Киров, Самара, Ульяновск өлкәләре белән чиктәш. Татарстан Республикасы чигенең гомуми озынлыгы 3 мең 400 км чамасы тәшкил итә.

«Чик буенча мәсьәләләрне хәл итү максатларында Министрлар Кабинеты карары белән эшче төркем төзелде, аның составына республика дәүләт хакимиятенең 22 органы вәкилләре керде, - диде министр, - мәсьәләләрне оператив карау өчен шулай ук 6 ведомстводан эшче төркем төзелде. Хәзерге вакытта чикләр, Киров өлкәсе һәм Удмурт Республикасыннан гаире, алты чиктәш субъект белән килештерелгән ".

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин хәзерге вакытта Киров өлкәсе белән чик  узу проекты килешүнең йомгаклау стадиясендә булуын, Удмурт Республикасы белән чикләрне килештерү буенча даими сөйләшүләр алып барылуын белдерде.

Министр урынбасары докладын тыңлап һәм фикер алышканнан соң, комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» дәүләт бюджет учреждениесенә, шулай ук эш төркеменә Татарстан Республикасы чикләрен билгеләүдә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында профильле комитет рәисе Альберт Хәбибуллин сөйләде. «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 255-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясенең аерым закон актлары нигезендә муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисе урынбасары һәм аудиторлары вазыйфалары муниципаль вазыйфаларга кертелгән. Нәтиҗәдә күрсәтелгән вазыйфалар муниципаль хезмәт вазыйфаларына карамый башлаган.

«Әлеге закон проекты белән бәйле рәвештә муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының муниципаль берәмлек контроль-хисап органы рәисе һәм аудиторлары вазыйфасы статусына бәйле мәсьәләләрне хокукый җайга салу өлкәсеннән төшереп калдыру күздә тотыла», - дип аңлатты Альберт Хәбибуллин.

Утырышта башка канун проекты каралды, анда РФ да җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә җирле үзидарә турындагы республика канунына үзгәрешләр кертелә.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы финанс органының (Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы) Татарстан Республикасы муниципаль районы, шәһәр округы финанс органы җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатларның (алга таба – кандидатлар) Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләт бирелгән федераль башкарма хакимият органы билгеләгән квалификация таләпләренә (алга таба – квалификация таләпләре) туры килүен тикшерүне үткәрүдә катнашу тәртибе раслана. Кандидатларның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерүне Татарстан Республикасы финанс органында төзелә торган квалификация комиссиясе гамәлгә ашыра дип билгеләнә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, кандидатның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү район башлыгы мөрәҗәгате буенча башкарылачак, ә квалификация комиссиясе тарафыннан кандидатны тестлаштыру, шулай ук шәхси әңгәмә уздырыла, дип билгеләп үтте.

Закон проектларына үзгәрешләр кертү Дәүләт Советының якындагы утырышында карала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International