«Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе «Халык программасы» нигезләмәләрен гамәлгә ашыру һәм социаль ярдәмнең яңа чараларын эшләү буенча стратегик сессия башлап җибәрә

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе, 14:26

Татарстан Дәүләт Советының һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең законнар чыгару җыеннары хатын-кыз-депутатлары “Бердәм Россия” партиясенең “Халык программасы”н тормышка ашыру буенча үз тәкъдимнәрен кертергә ниятли. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясендә кешеләрдән җыелган наказлар буенча булдырылган программа бу. Моннан тыш, парламентарийлар санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында фикер алышачак. Бу хакта бүген РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары һәм муниципаль парламентлар вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узган Идел буе федераль округы закон чыгару җыелышларының хатын-кызлар-депутатларының стратегик сессиясенең пленар утырышында билгеле булды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Россия җәмгыятенең динамик тормышы, ил җитәкчелеге регионнар парламентарийлары алдына җаваплы бурычлар куя, аларны хәл итү барлык дәрәҗәдәге депутатлар, гражданнар җәмгыяте һәм башкарма хакимият органнары белән даими диалог таләп итә, - дип билгеләп үтте ул үзенең видеосәламләвендә, - Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларын «Мәрмәт - Милосердие» берләшмәсенең үз вакытында башлангычы булды.

Аның әйтүенчә, парламент мәйданчыкларында бертигез хокукта аралашу, фикер алышу алга таба нәтиҗәле законнар чыгару эше өчен әйбәт нигез булып тора.

Шулай ук РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да коллегаларына видеосәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда балалы гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү чараларын эшләү бик мөһим. «Бүген без, тәкъдим ителгән инициативалар һәр шәһәрдә яки авылда гамәлгә ашырылсын өчен, безнең дискуссия мәйданчыклары эшчәнлегендә яңа адым ясыйбыз», - диде Татьяна Ларионова.

Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депуттатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сөйләп үткәнчә, әлеге стратегик сессия алты юнәлеш буенча (“Мәдәният, тарих, традицияләр”, “Заманча белем бирү һәм алдынгы технологияләр”, “Кеше сәламәтлеге” һ.б.) ике ай дәвамында эшлиячәк. Утырышларда асылда социаль мәсьәләләр каралачак. 22 апрельгә кадәр алты эш төркеме утырышлары узачак. Ә инде хатын-кыз депутатлары берләшмәләре эш төркемнәренең ахыргы – йомгаклау сессиясе 27 апрельдә узачак. Аның нәтиҗәләре буенча хупланган тәкъдимнәр  муниципаль, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге закон чыгаручыларга карап тикшерүгә җибәреләчәк.

Бүгенге стратегик сессия - парламентарийларның дискуссия мәйданчыклары утырышларының очрашуларының  беренчесе. Пленар утырыш кысаларында парламентарийлар фән һәм мәгариф, аграр һәм социаль сәясәт өлкәсендәге законнар мәсьәләләрен күтәрделәр.  Чарада Дәүләт Думасы депутатлары Екатерина Харченко, Юлия Оглоблина, Екатерина Стенякина чыгыш ясады. Иң яхшы төбәк практикалары белән Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы, Пенза өлкәсе Закон чыгару җыелышы, Түбән Кама шәһәр Советы (Татарстан) вәкилләре уртаклашты.

Закон инициативаларын эшләү буенча эш төркеменең тәүге утырышы 18 мартта узарга тиеш. Парламентчылар анда  илебез халыкларының мәдәниятен үстерү һәм традицияләрен саклау мәсьәләләрен карарга ниятли.Утырыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская катнашында узачак. Мәйданчыкның модераторлары булып Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова чыгыш ясаячак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International