Парламент комитеты Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшен хуплады

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе, 16:41

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең докладын тыңладылар, кайбер федераль закон проектларын карадылар һәм «Конкуренцияне яклау турында» Федераль законның 25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын хупладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында докладны тәкъдим итеп, хәзерге заманның кыенлыкларына карамастан, эшкуарлык республика икътисадының мөһим тармакларының берсе булып кала, дип белдерде. Бу - 160 меңнән артык шщхси предприетие һәм бизнестагы 787 меңгә якын (үзмәшгульләрне исәпкә алып) кеше дигән сүз.

2021 елда вәкаләтле вәкилнең "кайнар линиягә" бизнес җәмәгатьчелеге мөрәҗәгатьләре саны сизелерлек кимегән (2020 елда - 17,7 мең, 2021 елда - 3,7 мең). Төп темалар - муниципаль хакимият органнары белән бәхәсләрдә юридик ярдәм күрсәтүгә (30%), салым органнары белән хезмәттәшлеккә (11%), шулай ук калдыкларны чыгару хезмәтләре өчен тарифлар, кредит оешмалары, җир законнары белән мөнәсәбәтләргә бәйле мәсьәләләр.

Докладчы сүзләренчә, эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү институты юристлары 52 күчмә тикшерүдә һәм 100 суд тикшерүендә катнашкан, 46 түгәрәк өстәл һәм очрашу уздырылган. Урыннардагы иҗтимагый вәкилләр 652 мөрәҗәгать кабул иткән. Бизнесны салым салуның патент системасына күчерү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр күп булган. Бу системага республиканың 37,3 субъектыннан 27,2 мең кеше күчкән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда эшмәкәрләр белән 17 очрашу үткәргән, аларда кече бизнесны үстерү мәсьәләләре каралган. Вәкаләтле вәкил инициативасы белән эшкуарларның ТР Прокуратурасы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм башка ведомстволар җитәкчеләре белән 39 очрашуы уздырылган.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат турында фикер алышуда катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин, депутатлар Артур Абдульзянов, Олег Коробченко, Мөслимә Латыйпова, Марат Галиев Вәкаләтле вәкил эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм ил икътисадына санкцион басым шартларында эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүгә теләктәшлек белдерделәр.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International