«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре хакында фикер алышты

2022 елның 1 марты, сишәмбе, 17:58

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 106 нчы балалар бакчасы базасында "Татарстан республикасында мәктәпкәчә белем бирү системасы: үсеш торышы һәм перспективалары" дигән түгәрәк өстәл узды, ул «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылды.

Түгәрәк өстәл эшендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, муниципаль хакимият вәкилләре катнашты. "Инстаграм" социаль челтәрендә турыдан-туры трансляция алып барылды, теләге булган һәркем үз соравын бирә алды.

​Мәктәпкәчә белем бирүне оештыру турындагы  мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгыш ясады. Узган ел республикада 3220 урынлык 17 балалар бакчасы төзелгән иде (Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм  Әлмәт, Лаеш, Биектау, Питрәч, Балтач районнарында). Балалар бакчаларында мәктәпкәчә белем бирүгә мохтаҗ булган балаларның 97,3%ы урын белән тәэмин ителгән. 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге арткан һәм ел башына 82,38% тәшкил итә.

Парламентарийлар мәктәпкәчә учреждениеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә аерым тукталды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова законнарда «педагогик хезмәткәр» төшенчәсен конкретлаштырырга, югары педагогик белем булган очракта кече тәрбиячегә педагогик хезмәткәр хокукый статусын бирергә тәкъдим итте.

Туры эфир кысаларында килгән сораулар нигездә балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итүгә, туклануны оештыруга, сабыйны балалар бакчаларына күчерү кагыйдәләренә, ясле төркемнәр төзү эшләренә кагыла. Туры эфирда катнашучыларга барлык сорауларга экспертлардан киңәйтелгән җаваплар бирелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International