Казанда «Хатын-кыз мәсьәләсе» кайнар линиясе эшли

2022 елның 2 марты, чәршәмбе, 10:53

Бүген Казанда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында «Хатын-кыз мәсьәләсе» кайнар линиясе эшли. Татарстанлылар гаиләдә,  көнкүрештә көч куллану, көнкүрештәге уңайсызлыклар һәм конфликтлар, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын саклау, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләрне социаль ярдәм һәм пенсия белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыша ала.

Республика халкына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары - Лилия Маврина, Алсу Нәбиева, Светлана Захарова, Светлана Вострикова, Римма Ратникова, Альбина Насыйрова, Елена Кузьмичева, Алсу Тарханова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Россия Пенсия Фонды идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды, Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы белгечләре консультация үткәрә.

Кайнар линия сәгать 10 да ачылды һәм үз эшен 16 сәгатьтә тәмамлый. Бу вакыт эчендә депутатлар һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре шалтыратуларга җавап бирәләр, аңлаталар, һөнәри консультацияләр бирәләр.

«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, (843) 236-30-90. Шулай ук үз сорауларыңны WhatsApp ка 7(939)345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрергә мөмкин.

Кайнар линия тәмамланганнан соң да эш тукталмый. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International